Казанда балигъ булмаган бер кыз хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Кыз үзе сөйләп үткәнчә, 30 сентябрьдә кичен ул такси чакырткан. Тиешле урынга барып җиткәч, таксига түләүдә ниндидер кыенлык килеп чыккан. Кыз, онлайн банк аша акча күчерү өчен, алдагы пассажир утыргычына күчеп утырган. Таксист аны чишендерә башлаган һәм көчләгән.
Полиция хезмәткәрләре мыскыл итүчене, кем икәнлеген билгеләп, тоткарлаган. Ул Казан вузында чит илдән килеп укучы студент булып чыккан. Таксист-студент буш вакытларында таксида акча эшләве турында сөйләгән.
Егет сүзләренә караганда, кыз такси чакырткан да, башка адрес буенча барачагын әйткән. Тиешле урынга килеп җиткәч, җенси якынлыкка үзе теләп кергән. Берникадәр вакыттан соң студент үзенә карата гариза язып тапшырылганлыгын белеп шаккаткан.
Хәзер тикшерүчеләр чынында нәрсә булганлыгын ачыклый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat