Бу юлларның авторы сишәмбе кичендә үзен бик яхшы хис итә һәм тыныч кына ятып йокларга җыена иде. Әмма телефонына: «Израильдә бу көннәрдә нәрсә булыр икән? Иран җибәргән ракеталар барып җитмәс инде», – дигән сораулы хәбәр килеп төште. Әле сәгать кичке сигез тулып кына килә иде. Иран Израильгә масштаблы ракета һөҗүмнәре башлаган икән. Тыныч төн турындагы ниятне читкә куеп, реаль вакыт режимында вакыйгаларның ничек куерганын онлайн күзәтә башладым.
Язмаларымны даими укучылар белә булыр: Якын Көнчыгыш һәм Иран темасын гел яктыртып килдем. Һәр яңа елга фаразлар язганда, бу темага кагылмыйча калмадым. «Адымнарың хәерлеме, 2020 ел?» дигән фаразлы язмада: «Киеренкелек Якын Көнчыгыш сызыгы буйлап көчәячәк. Иранга каршы зур сугыш башланмас, ихтимал. Фарсы иле эчендәге вазгыятьне катлауландырырга гына тырышырлар. Киеренкелекне Согуд Гарәбстаны туфрагына да тартып китерергә омтылышлар көчле булыр», – дип язганмын. Шул сүзләр язылып берничә көн үтүгә, Иран Американың Гыйрактагы базасына ракета һөҗүме ясады һәм бөтен дөнья Вашингтон Иранга бәреп кермәсме дигән тәшвишле уйга чумды. Без ул сәгатьләрдә бер дә курыкмыйча фаразладык: «… бер нәрсәне ассызыклыйбыз: бөтен дөнья сәясәтчеләре Иран белән сугыш чыгудан курка, моны теләмиләр… Әмма Иран тирәсендә киеренклек туктамаячак, аерым ракета һөҗүмнәре дә булырга мөмкин. Бар максат Иранда зур болганчыклык тудыруга юнәлтеләчәк. Моңа берничә ел вакыт сарыф ителер, дип уйлыйбыз», – дидек.
Быел 1 октябрьдән 2 октябрьгә каршы төн вакыйгаларның безнең фаразлар кысасында үстерелүен янә бер кат раслады. «Ираннан ник куркалар?» дигән ул язмада без: «Алдагы елларда Иранга түгел, Россиягә зур куркыныч яный», – дип тә өстәгәнбез. Әле 2022 елның февраленә кадәр ике елдан артык вакыт бар иде, язма газета сайтына 2020 елның 9 гыйнварында эленде. Менә әйтеп карагыз, бу язманың авторы үзенең фаразларында ялгыша, дип. Дөресен генә әйткәндә, ул да үз фаразларының ялгышка чыгуын бик тели, әмма… Россия инде өченче елын зур хәрби конфликт эчендә бәргәләнә, һәм безнең маңгайларга ул конфликт бер генә сызык сызмады инде.
Газета хәбәрчесеннән укучылар бик еш: “Бу куркыныч хәлләр кайчан бетәчәк?” – дип сорый. Дәмәшкътагы өмәвиләр мәчетендә бер бөек вакыйга булганнан соң бик аз вакыт үткәч, кешелек дөньясы җиңел сулар. 9 гыйнвар язмасында без ул хакта да әйттек: «Аның ак манарасы астына, киләчәкнең бөек вакыйгасын көтеп, көн саен келәм җәелә. Бер мәшһүрнең шул келәмгә аяк басуы бөтен дөньяда зур үзгәрешләр башлауын, элекке системаларның җимерелеп, алар урынына яңа система килүен хәбәр итәчәк», – дидек.
Автор укучыдан өч нәрсә өчен түбәнчелек белән гафу үтенә: үзенең элекке язмаларын тагын бер тапкыр калкытуы, көтелүче вакыйгаларның датасын әйтмәве (чөнки белми), эзоп теле белән сөйләве. Хәзер, әйдәгез, быел 1 октябрьдән 2 октябрьгә каршы төн вакыйгаларына әйләнеп кайтыйк. Автор ул төнне аз йоклады, бертуктаусыз явып торучы видеохәбәрләрне тәртипкә салды, үзе кебек «диван аналитиклары»ның комментарийлары белән танышты. Йөрәктә шомлы тынычсызлык иде, чөнки вакыйгалар спирале яңа масштабка чыга. Иран лидерлары, Израильгә атып, кан коелыш теләгән кара көчнең әмерен үтиләр. Якын Көнчыгыштагы сугыш театрында баручы вакыйгаларның сценарие алдан язылган һәм яклар тарафыннан килештерелгән булуын күпләр белми. Бер нәрсәне искәртик: Иранның соңгы ракета һөҗүме Израильнең кыска тарихында масштабы һәм куәте ягыннан моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә иде. Сиончыларның бер тапкыр да Тель-Авивка һәм башка төбәкләргә бу кадәр ракета яңгыры яуганын күргәннәре булмады. Ашкелондагы газ объектына туры тию күзәтелде, Неватимдагы авиабазада көчле шартлаулар һәм икенчел детонация булды. Ул авиабазада кыйммәтле стеллс F-35 очкычлары урнашкан. Тәһран шуларның егермесен юк иттек, дип бара. Санга ышанып булмый, билгеле. Әмма шулай да югалтулар аз түгелдер. Лод аэродромында да авыр югалтулар бар дигән сүзләр чыкты. Хацрим авиабазасындагы F-15 очкычларына да ракеталар очып килде, диделәр. «Тель-Ноф»тагы базада да шартлаулар күзәтелде. Ракеталарның күпчелеге автомагистральгә ятты. Шунысын да әйтергә кирәк: Израильнең һава һөҗүменә каршы тору көчләре бик начар эшләде ул төндә. Һөҗүм масштаблы булгач, көчләре җитмәсә дә гаҗәп түгел, ләкин Израильнең социаль челтәрләрендә халык, һава һөҗүменә каршы тору системалары ракеталарга махсус юл куйдылар, дип нәфрәтләнде. «Алданмагыз. Һәр ракетаның килү урынын һәм вакытын Иран Израиль белән килештерде», – дип, рус телле комментарийлар да язылды. Бу раслаулар ничек кенә ахмак күренмәсен, аларда рациональ орлык бар.
Рәсми матбугатка сүз бирик. The Times of Israel яза: «Иран хакимиятләре чит ил партнерларын Израильгә һөҗүм планнары белән алдан таныштырды». Америка телеканалы CNN һөҗүм алдыннан гына: «АКШ Иранның баллистик ракетлар белән һөҗүме котылгысыз дип саный», – дигән хәбәр таратты. Рейтер агентлыгы (Reuters): «Иран АКШны Израильгә һөҗүм алдыннан дипломатик каналлар аша кисәтте», – диде. Тәһран Мәскәүне дә алдан кисәтүен яшерми. Вашингтонны кисәттеңме, Тель-Авивны да кисәттең дигән сүз. Хәзер Израиль ягы Иранның нефть һәм атом-төш объектларына җавап һөҗүме булачагын әйтә. Һөҗүм хәтта 2 октябрьгә каршы төндә үк була дигәннәр иде. Андый һөҗүм була калса, Тәһран җавап утын АКШның төбәктәге барлык хәрби базаларына юнәлтәчәген әйтә. Ул базалар Якын Көнчыгыштагы гарәп монархияләре җирләрендә урнашкан. Максат аңлашыла: конфликтны бөтен төбәккә җәелдерергә кирәк. Бер ел элек без сиончылар турында: «Алар Якын Көнчыгышның йөзен үзгәртәбез, дип тотындылар. Ул, чынлап та, үзгәрәчәк, әмма озак сроклы перспективада алар теләгәннең нәкъ киресе килеп чыгачак», – дигән идек. Үткән тәүлектә «Блумберг» агентлыгы безнең ул фаразны кабатлады: «Израиль һәм Иран арасындагы конфликт Якын Көнчыгышның киләчәген формалаштыра».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat