Кукмара районында СВОда һәлак булган Тимербай Рәкыйповны соңгы юлга озаттылар

Кукмара районының Төркәш авылында СВОда һәлак булган Тимербай Рәкыйповны җирләделәр.

Тимербай абыйга 55 яшь иде. Махсус хәрби операциягә бер ел элек килешү төзеп киткән. “Яшьләр барганда, мин монда нишләп ятыйм”, дигән ул. Тимербай абый миңа чит кеше түгел. Килен булып төшкән авылда аны барысы да хөрмәт итә иде. Кулыннан килмәгән эше юк иде аның. Кемгәдер түбә яба, эретеп ябыштырасы булса да, аны эшли. Өендә итек басты. Бик ярдәмчел кеше иде. Юк дия белмәде. Матур итеп гармунда уйный иде. Яшьләр җыелган җирдә Тимербай авылга урын түрдән булды.

Моннан 15 ел Мәдинә исемле үзеннән 20 яшькә кечерәк кыз белән тормыш корып җибәрде. Башта кызлары, аннары уллары туды. Тормышта төрле сынаулар да татыды ул. Әмма нык булды, сабыр итте. Берара хатыны читкә китеп эшләгәндә, еллар буе ике баласын берүзе тәрбияләде. Йорт-җире дә гел тәртиптә булды. Моннан өч ел элек аларның өченче сабыйлары туган иде.

Тимербай абыйның өе зират каршында гына иде. Нинди генә йомыш булмасын, йөгереп аңа керәсең. Ул беркайчан юк дими. Бүген аны бөтен авыл соңгы юлга озата. 23 сентябрьдә һәлак булган батыр дустыбыз, өе каршындагы зиратка күчте. Шулкадәр тырышып-тырмашып гомер иткән кешенең менә шулай итеп китеп баруы күңелгә тынгы бирми. Сабыйлары янына исән-имин кайтыр дип көткән идек. Авылның бар яме синдә булган икән, Тимербай абый! Урының оҗмахта булсын. Син бик гадел, ярдәмчел, изге күңелле идең…

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү