Телефоннарына «Оплата за газ» кушымтасын йөкләгән абунәчеләр түләү квитанциясен электрон рәвештә дә алачак. Әлегә кадәр без газ өчен түләү квитанциясен кәгазь рәвештә ала идек. Хәзер абунәче квитанцияне электрон рәвештә җибәрүләрен сорый ала. Бу хакта «Татар-информ» да узган очрашуда «Газпром трансгаз Казань» оешмасының икътисад һәм финанс буенча генераль директор урынбасары Руслан Фәтхисламов сөйләде.
– Казанда 1 миллион 600 мең абунәче газдан файдалана.150 мең кеше инде бүген үк электронлашуга каршы түгел. Кулланучыларның 20 проценты болай да түләүне электрон рәвештә башкара иде. Әмма электрон кәгазьләр белән эш йөртмәгән кешеләр дә бар. Андыйлар борчылмасын – интернет аша түли алмаганнар өчен кәгазь вариант та калачак, – ди Руслан Фәтхисламов. – Газ өчен түләгәндә квитанциядә бер генә куар-код (QR-код) булачак. Газга техник хезмәт күрсәтү белән бутамас өчен шулай эшләнелә ул. Бер генә куар-код булса да, язуда ни өчен, күпме түләгәнлеге аермачык күренеп торачак.
Очрашуда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында да сөйләделәр. Узган шимбәдә өебезгә газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче егет килгән иде. Урамда кайсы фатирда яшәгәнне сорап калган иде. 10 минут та узмады, ишектә кыңгырау чылтырады. Егет «Татрегионсервис»тан булып чыкты. Баштарак газ җиһазларына хезмәт күрсәтүне бары тик «Газпром трансгаз Казань» оешмасы башкарачак дигәннәр иде бит. Баксаң, оешма бу эшләрне башкаларга да йөкләгән булып чыкты. Үзен Илгиз дип таныштырган егет барысын да сабыр гына аңлатты. Иң элек газ плитәсен карады. Күпләр белә: әгәр син фатирыңда яки йортыңда газ җиһазларын алыштырасың икән, башта рөхсәт аласың, аннары аны бары тик тиешле оешма белгеченә генә куйдырасың. Әгәр бу таләпне үтәмисең икән, хезмәт күрсәтмәскә дә мөмкиннәр. Ике ел элек фатирдагы газ казаны ватылгач, ике атна ял алып, газ оешмасы юлын таптаган идем. Аның үз тәртибе. Иң элек газ казаны сатып аласың. Аны куйдырыр өчен газ оешмасына барып, тиешле сумманы түлисең. Шуннан соң гына белгечләр килеп җиһазны куеп китә. Шунда ук техник хезмәт күрсәтү өчен килешү дә төзелә. Ә Илгиз бөтен эшне ялт итеп башкарды. Газ плитәсенең артына тоташтырылган сары торбаны да газ чыгарып ятмыймы дип карады. Исәпләгечтән ис чыгып яткан икән. Аны шундук җайлап куйды. Аннары инде газ казанын да ачып карады. Ике ел гына вакыт узса да, шактый чүп җыелган иде. Ахырдан эшләгән эшләрен язып бирде. Мин кабул итеп алып, кул куйдым. Шуннан соң түләү квитанциясен калдырды.
«Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте генераль директорының җитештерү буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Рәмис Сәлахов әйтүенчә, техник хезмәт күрсәтергә кергән егетләр акча түләүне дә таләп итә ала икән. Аларның бурычы да шул. Әмма кулларына акча бирәсе түгел. Башкарган эш өчен шундук теләсә кайсы банк аша түләп куярга киңәш итәләр.
Газ хезмәткәрләрен өйгә кертмәүчеләрне исә штраф белән куркытмакчылар. Ә бит бер уйласаң, газ белән шаярырга ярамый. Ел башыннан газчыларны өенә кертмәгән 45 кешегә беркетмә төзелгән инде. Рәмис Сәлахов әйтүенчә, башта кисәтәләр, аннан беркетмә төзеп, бу хакта торак инспекциясенә хәбәр итәләр. Штраф күләме дә аз түгел, ул 5 меңнән 10 мең сумга кадәр.
Газчылар халыкны тагын бер тапкыр хезмәт күрсәтү өчен килешү төзергә чакыра. Бу эшне ел ахырына кадәр башкарырга кирәк. Оешмага барырга иренгән кешеләр тиешле документларның (паспорт, фатир яки йорт документы) күчермәсен электрон адреска җибәрергә тиеш. Әмма барыбер бер тапкыр килеп, килешүгә кул куярга кирәк. Әлегә ул килешүгә электрон рәвештә кул куеп булмый. Газчылар исә киләчәктә моны да хәл итмәкче. Кыскасы, барысын да эшлиләр – өеңә керт тә акчасын гына түлә!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat