Татарстанда 69 яшьлек ир флюорография үтәм дип, 330 мең сумга алданган

Мошенниклар Казанда яшәүче 69 яшьлек ир-атны, сырхауханәдә флюорография узарга тәкъдим итеп, 330 мең сумга алдаган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ир-ат әйтүенчә, аңа бер мессенджер аша Светлана исемле хатын-кыз шалтыратып, үзен медицина учреждениесе хезмәткәре буларак таныштырган һәм флюорография узарга тәкъдим иткән.

Телефон аша аралашу барышында хатын-кыз өлкән яшьтәге ир-атны смартфонындагы “Демонстрация экрана” функциясен кабызырга күндергән. Ир-ат, аферист өйрәткәнчә, банк кушымтасына кергән. Шуннан соң смартфонының экраны ярты сәгатькә сүнеп торган. Мошенник шушы вакыт эчендә гел элемтәдә булган. Смартфон янә эшли башлауга, ир-ат кредит картасыннан 330 мең сум акчасы югалуын аңлаган.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүчеләрне эзли. “Урлау” статьясы буена җинаять эше кузгатылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү