Россия Банкына акча-кредит сәясәтен алданрак кырысландырырга һәм төп ставканы да алданрак күтәрергә кирәк булган. Үзәк банк рәисе урынбасары Алексей Заботкин шул хакта белдергән, дип яза “ТАСС”.
“Узган көз дәвамында, агымдагы елның I-II кварталларында төп ставка буенча кабул ителгән карарлар хәзер инфляциягә йогынты ясый. Инфляциянең әлегәчә 4 процентка кадәр төшмәве акча-кредит сәясәтен алданрак кырысландырырга кирәк булуын күрсәтә”, – дигән Заботкин.
Кичә хәбәр ителгәнчә, Үзәк банк, ил икътисадына йогынты ясардай теге яки бу хәл килеп чыга калса, төп ставканы 20 проценттан күбрәккә арттыру мөмкинлегенең каралуы турында белдергән. Үзәк банкның Акча-кредит сәясәте департаменты башлыгы Кирилл Тремасов агымдагы ел йомгаклары буенча Россиядә инфляция күрсәткеченең рәсми фараздан – 6,5-7 проценттан артыграк булу ихтималын белдергән. Ул шулай ук, Үзәк банкның төп максаты – киләсе ел йомгаклары буенча 4 процентка кире кайту, дип өстәгән.
Исегезгә төшерәбез: 13 сентябрьдә Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы 18дән 19 процентка кадәр күтәрде. Сәбәбе – инфляциянең югары дәрәҗәдә булуы. Шул ук вакытта Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина якындагы утырышларда төп ставканың тагын да күтәрелү ихтималын әйтте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat