Саба районының Юлбат авылында яшәүче Мәрзыя һәм Илһам Халиковларның ике улы да махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Өлешчә мобилизация башлангач, иң кечеләре Мөниргә повестка килә. Ул китеп бер ел узгач, олы абыйсы Фәнүс түзми, контракт төзеп, ул да СВОга китә.
Мәрзыя апа белән Илһам абый өч малайга гомер биргән. Өчесе дә авылда төпләнеп калган. Фәнүсе белән Дилүсе дә, авылда йорт салып, гаилә корып гомер итә. Мөнир исә төпчек бала буларак әти-әнисе белән яшәгән.
– Улларыма исәнлек телим. Ничек борчылып яшәгәнемне үзем генә беләм, – ди Мәрзыя апа. – Мөнирем алгы сызыкка керергә тиеш. Бер елдан артык ялга кайта алганы юк. Әле менә Фәнүсем ялга кайткан иде. Кичә яңадан юлга кузгалды. Киленем озата китте, мин балалар янында калдым.
Балалар дигәннән, Фәнүс белән хатыны Ләйлә биш бала үстерә.
– Ирем, улыбыз Мөнир китүгә үк, барам, дия башлаган иде инде. Көчкә түздереп тордым. Әти-әни аларны бердәм, туган җанлы итеп үстергән. Олы абый буларак иремдә җаваплылык көчле. Мөнир армиядә вакытта да, хезмәт иткән шәһәренә барган иде. Ике сумка күчтәнәч илтте. «Мин – армиядә булган кеше, ни кирәген беләм», – диде. Йортыбызны төзеп бетерәсе булганга гына, китми торган икән. Тиз арада бөтен эшне эшләде. Өйне җиткереп бетергәч, аш үткәрергә булдык. Кешеләр килә башлагач, ирем миңа контракт төзеп кайтканын әйтте, – ди Ләйлә. – Ирем киткәндә 6 айлык булып калган улыма да яшь ярым булды инде.
Ләйлә Фәнүскә бала белән кияүгә чыга. Әмма ире баланы чит итми, үзенеке кебек итеп үстерә. Чын егет булсын дип тәрбияли. Бүген олы уллары студент инде. Ул да: «Әгәр кирәк булса, әти янына китәм», – дип тора икән.
– Ирем – әйткәнен эшли торган кеше ул. Мин аның шундый булганына сөенәм дә. Куркак түгел. Ватанны сакларга кирәк булгач, китте. Энесе безне яклаганда, ничек өйдә ятсын! «Ничек балалар күзенә карармын. Алар үскәч, Мөнир абый сугышта булган, син ник бармадың, дисәләр», – диде. Мине бик күпләр аңламас та, әмма мин иремнең бу адымын йөрәк белән кабул итмәсәм дә, күңел белән хупладым. Үзем фельдшер булып эшлим. Әгәр чакырсалар, барырга уем бар иде. Балаларның кечкенә булуы гына туктатты, – ди Ләйлә. – Ирем киткәч, баштарак бик авыр булды. Маллар да бар, авылда яшәгәч, балаларны районга йөртергә кирәк. Кайсын бакчага илтәм, кайсын йөзүгә. Әле ярый, әти-әни, туганнар бар. Мөнир белән Фәнүс булмагач, өч йортка иремнең уртанчы туганы Дилүс ярдәм итеп тора. Аның гаиләсенә рәхмәт. СВО ул кешеләрнең ватанпәрвәрлеген генә түгел, бер-берсенә мөнәсәбәтен дә күрсәтте. Бик якын булып йөргән дуслар юкка чыкты, элек аралашмаган кешеләр исә ярдәм кулын сузды. Бар да авырлык килгәндә сынала. Бу ике ел эчендә без күп сыналдык. Әле ярый ирем белән сөйләшеп тора алабыз. Мөнир дә элемтәгә чыга. Алар алгы сызыкта чакта, тормыш туктап кала. Исән-имин икәнлеген белгәч, яши башлыйсың инде.
Фәнүс әле генә китсә дә, инде сабыйлар әтиләрен сагына да икән. Берсенең дә яннарыннан җибәрәсе килми. Ләйлә дә шулай ди.
– Көтү белән озатудан читене юк. Башта кайта дип көтәсең, аннары китә дип борчыласың. Күңелгә бик авыр. Тизрәк, илләр тынычлансын иде инде. Без җиңеп кайтачакбыз, ди Фәнүс. Тизрәк сөенечле хәбәрләр килсен иде инде, – ди Ләйлә.
Фәнүс армиядә хәрби бурычын Төньяк флотта диңгез пехотасында үтәгән. Хәзерге вакытта Херсон юнәлешендә матди тәэмин итү ротасында хәрби повар булып хезмәт итә икән.
– Солдат кухнясын бар шартына туры китереп әзерлибез. Егетләр бик яратып ашый. Безгә алгы сызыкка таба эчкә үк керергә туры килә. Автомат гел үзебез белән инде. Башта куркытса да, аннары ияләнәсең инде. Егетләрнең һәркайсы кадерле. Без бер-беребез өчен утка-суга керергә әзер. Авыр чакта бердәмлекнең, дуслыкның чын көчен аңлыйсың икән, – дип сөйләгән Фәнүс. Аны тугрылыгы өчен «За верность десантному братству» медале белән бүләкләгәннәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat