Без, кулланучылар, үз хокукларыбызны ни дәрәҗәдә беләбез? Белгән очракта да, гамәлдә куллана алабызмы? Бүген кибетләрдә нинди товар сатыла? Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова белән сату һәм сатып алу кагыйдәләре турында сөйләштек.
– Розалия ханым, кешеләр үз хокукларын ни дәрәҗәдә белә?
– Соңгы елларда халык үз хокукларын яхшырак белә һәм аларны гамәлдә ешрак куллана башлады. Элек вак-төяк мәсьәләләр белән дә чыгалар, ярдәм итүебезне сорыйлар иде, хәзер андый мөрәҗәгатьләр юк диярлек. Һәм бу күрсәткечләр ел саен 2–3 процентка кимеп бара. Катлаулы очракларда гына булышуыбызны сорап килергә яки шалтыратырга мөмкиннәр. Әйтик, ирекле сәяхәт итүчеләр арасында барлык тәртипләрне белмәүләре аркасында авыр хәлдә калучылар бар. Яки ниндидер зур җиһазлар, көнкүреш товарлары сатып алганда бездән теге яки бу сәүдә ноктасының абруен белешәләр. Бу кешеләрнең зур, җитди килешүләргә аңлы рәвештә килүләрен аңлата. Мондый уңай күренешнең ике сәбәбе бар: бердән, кулланучылар да үз хокукларын яхшырак белә башласа, икенчедән, хуҗалык субъектлары (хозяйственные субъекты) белән профилактика чаралары уздыру үз нәтиҗәсен бирә. Алар кулланучыларның хокукларын сакларга тырыша.
– Намуссыз сатучылар белән очрашкан күпчелегебезне «вакытны әрәмгә уздырмыйм», «нервы бетермим әле», «мәшәкате күп», «чыгымнары бар», «уңай нәтиҗә булырмы, юкмы» дигән уйлар чабудан туктатып кала. Мөрәҗәгатьләр белән килүчеләрнең ничә проценты гына ахырга кадәр барып җитә?
– Иренергә, куркырга кирәкми, чөнки судка кадәр барып җиткәндә конфликтлы ситуацияләр күп очракта кулланучы файдасына хәл ителә. Кулланучыларның күбесе судка мөрәҗәгать иткәндә салымнар түләргә кирәкмәвен дә белеп бетерми. Аннан соң, кулланучы буларак син үзең теркәлгән урынга да, хезмәт күрсәткән субъектның юридик һәм фактик адреслары буенча да мөрәҗәгать итә аласың. Соңгы елларда «медиация институты» инструменты актив кулланыла башлады. Ягъни судка кадәр медиаторлар ике як белән яхшылап сөйләшеп, уртак фикергә килергә тырыша. Чөнки судка барып җитү сатучылар өчен файдага түгел, алар шактый зур күләмдә акчаларын югалтырга мөмкиннәр.
– Кулланучыларның хокуклары бозылу очраклары кайсы юнәлештә (офлайн сату, онлайн сату, хезмәт күрсәтү…) ешрак очрый?
– Маркетплейслар популярлык казана башлаган елларда аларда хокук бозулар бик күп иде. Агрегаторлар (җитәкчеләр) белән күп эшләргә, өйрәтергә туры килде. Нәтиҗәдә бу өлкәдә хокук бозулар азайды, хәзер мин аларда хәтта кулланучылар хокуклары ныграк та саклана дип әйтә алам. Алар үз абруйларын сакларга тырышалар. Хәзер иң күп хокук бозулар вак сату челтәрләрендә (базар, киоск, палатка, павильон) күзәтелә. Шулай ук көнкүреш хезмәт күрсәтүдә кулланучылар хокукы еш бозыла. Әйтик, моннан ун еллар элек матурлык салоннарында товарлар, продукция тәкъдим итү, аларны төрле юллар белән сату чәчәк ата башлады. Узган елдан башлап аларның саны азайды. Болардан тыш, туризм, белем бирү (түгәрәкләр, курслар) өлкәсендә, спорт залларында да кулланучылар хокукы еш бозыла.
– Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе кешеләр үз хокукларын белсен өчен нинди чаралар үткәрә?
– Сату-алу базарындагы хәлгә дөрес бәя бирер өчен без үзебезгә килгән барлык шикаятьләрне анализлыйбыз. Әйтик, бервакыт мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге кәрәзле телефоннарга бәйле иде. Һәм без аларны сата торган оешмалар белән эш алып бардык, киңәшмәләр уздырдык, халыкка белешмәлекләр тараттык, аудио версияләрен эшләдек. Нәтиҗәсе булды: мондый төрдәге мөрәҗәгатьләр саны кимеде. Балаларны укытабыз, өйрәтәбез, аңлатабыз һәм соңыннын олимпиадалар үткәрәбез. Иң еш алдана торган категория – өлкәннәр. Алар бик ышанучан. Бигрәк тә финанска бәйле хезмәт күрсәтүләр вакытында күп алданалар. Аларның яшь мөмкинлекләрен искә алып, шулай ук укулар уздырабыз. Һәм болар үз нәтиҗәләрен бирә. Кулланучы хокукын белү һәркемгә кирәк.
– Сатып алучылар арасында иң еш очрый торган төп хаталар ниндиләр?
– Беренчедән, ниндидер хезмәт күрсәтә торган (тәрәзә, ишек кую һ.б.) оешмаларга мөрәҗәгать итәсез икән, килешү төземичә акчаны алдан түләп куярга ярамый. Гомумән, мондый адымга барганчы мең кат уйларга кирәк. Шартларны кулланучы куярга тиеш, чөнки ул сатучыга караганда өстенрәк. Әйтик, шушы көннәрдә генә Мөслим районыннан бер гаилә мөрәҗәгать итте. Тәрәзә алыштырабыз дип кергән кешеләргә эшен эшләмәгән килеш килешүсез-нисез акчаларын биреп җибәргәннәр. Тәрәзәләр дә куелмаган, акчадан да җилләр очкан. Кызганыч, мондый кешеләрнең эзенә төшү мөмкин түгел. Шушы ук хәл оештырылмаган сату нокталарында (базарларда, кибет яннарында, урамнарда) каяндыр килеп сатып торган кешеләргә дә кагыла. Алар бүген бар, иртәгә – юк. Алардан товар сатып алганда шулай ук бик сак булырга кирәк. Иң еш очрый торган икенче хата – товарның этикеткасын, продукциянең составын карап тормыйча гына алу. Ризык алганда составын, саклану вакытын, җитештерүченең юридик адресын һичшиксез карарга кирәк. Составын тикшергәндә шунысын да белеп торыгыз: аз күләмдә кулланылган ингредиентлар исемлекнең ахырында языла. Тагын шунысы бар: ГОСТ товарлары классик рецепт нигезендә эшләнелә. Алар ышанычлырак, тик андый товарларны хәзер табуы бик авыр. «ТУ» дип язылган булса, составы классик рецепттан аерыла. Өченче төп хата – хокуклары бозылган кулланучының сәүдә ноктасына яки хезмәт күрсәткән оешмага барып, язмача шикаять калдырмавы. Икенче як буш вәгъдәләр биреп, вакытны махсус рәвештә сузарга мөмкин. Бурычларын тулысынча үтәмәгән яки өлешчә генә үтәгән очракта, кулланучы файдасына һәр көн 3 процент неустойка бара. Кыскасы, һәр мөрәҗәгать документ белән ныгытылган һәм алар ике экземплярда булырга тиеш. Анда мөһер сугылган, имзалар куелган һәм даталар күрсәтелгән булу шарт.
– Сезнең оешма халыкның сәламәт туклануы өчен дә җаваплы. Кибетләрдә сатыла торган продукциягә нинди бәя бирәсез?
– Хәзер хуҗалык итү субъектларына күп нәрсә рөхсәт ителә. Кызганыч, шул сәбәпле кибет киштәләрендә куркыныч, сыйфатсыз продукция дә артканнан-арта бара. Кулланучыга исә бик тикшереп, өйрәнеп кенә алырга киңәш итәбез. Минем балалары яшенә бөтенләй туры килмәгән ризыклар ашаткан әти-әниләрне күреп йөрәгем әрни. Ә бит төрледән-төрле газлы суларда шикәрне алыштыра торган ингредиентлар, буягычлар, ароматизаторлар күп кулланыла. Монда сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыян салынуын сөйләп тә торырга кирәкмидер.
– Розалия Мәхмүтовна, Сез үзегез кибеттән нинди ризыкларны бер дә сатып алмас идегез?
– Кайвакыт мин кибеткә керәм һәм бик ашыйсым килсә дә, сатып алырлык сыйфатлы товар ала алмыйча чыгам. Соңгы елларда шундый нәтиҗәгә килдем: ит, сөт продуктларын, йомырканы авылда яшәүче танышларыгыздан алсагыз, күпкә отарсыз. Алган продукцияне өегездә әзерләп ашасагыз, тагын да яхшырак. Минем үземнең кибетләрдән әзер салатлар, ярым фабрикатлар сатып алганым юк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat