Татарстанда тагын бер елга порты төзергә ниятлиләр

Казан белән Югары Ослан арасында елга аша йөрүләр бик уңайлыга әйләнмәгәе. Идел елгасының уң як ярында елга вокзалы пәйда булырга мөмкин. Ә хәзер суднолар кабул итүче барлык дебаркадерлар төзекләндереләчәк, дип яза “Татар-информ”.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе Евгений Варакинның “Татарстан Республикасы флоты” генераль директоры Роман Лизалин белән очрашуында сүз шул хакта барган.
Әлеге план тормышка ашырыла калса, Югары Ослан пристане ял теплоходларын кабул итә алачак. Бу исә туристлар артуга китереп, җирле хакимияткә һәм бизнеска бу юнәлештә җитди үсешкә ирешү мөмкинлеге бирәчәк.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Югары Ослан районының “Татарстан Республикасы флоты” белән хезмәттәшлеге “юл картасы”н эшләү турында карар кабул ителгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү