“Хәмер” профилактика чарасын уздыру барышында 11 мең литрдан күбрәк ялган аракы һәм спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган. Барлыгы 58 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Шулай ук 10 892 кап контрафакт тәмәке сатудан алынган.
Быел Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре барлыгы 21 480 литр күләмендә хәмерне әйләнештән алган. Моннан тыш күрше төбәкләрдән легаль булмаган хәмер кертүнең 3 юлы ябылган. 37 җинаять һәм 482 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat