Республикада барлыгы 3,6 миллион тоннадан артыграк ашлык җыеп алынган. Гектарыннан уртача 27,9 центнер уңыш чыккан.
43 600 гектар мәйданда кукуруз суктырылмаган әле.
Буа һәм Тәтеш районнарында иң күп ашлык җыеп алганнар. Аларның һәркайсы 170 мең тоннадан артыграк бөртек җыйган. Арча районында – 160 мең тоннадан күбрәк.
Тәтеш районында иң мул уңыш үстерелгән. Биредә гектарыннан 38,9 центнер ашлык җыеп алынган. Кукмарада – гектарыннан 37,8 центнер, Әтнә районында – 34,4, Кайбычта – 32,9 центнер.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat