Татарстан халкын агач утыртырга – өмәгә чакыралар

Атна ахырында, 5 октябрьдә, Татарстан халкын агач утыртырга – өмәгә чакыралар. “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе Казан янындагы дүрт мәйданчыкта узачак. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Өмә Вороновка (участок координаталары: 55.640791, 49.116362) һәм Лаеш районы Пиголи (кишәрлек координаталары: 55.568110, 49.171517), Биектау районының «Каменка» шифаханәсе поселогы (кишәрлек координаталары: 55.933307, 49.332308) һәм Казанда Зур Дәрвишләр торак массивы белән янәшә (участок координаталары: 55.874008, 49.201109) урыннарда узачак.
Агач утырту иртәнге 10:00 да башланачак. Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренә караганда, бу акция республикада акция алтынчы мәртәбә уздырыла һәм аңа барлык районнар да кушылачак.
– Өмә кысаларында барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла, Моның өчен 170тән артык мәйданчык сайлап алынды. Барыгызны өмәгә чакырам, – ди министр.
Сүз уңаенан, 2023 елда “Урманны саклыйк” акциясендә катнашучылар 600 гектар мәйданда 2 миллион данә агач утырттылар. Өмәдә 20 меңнән артык кеше катнашты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү