Оныгым Кәрим белән телевизор карап утырырга яратабыз. Бәләкәй вакытта мультиклар гына карый иде ул, хәзер төрле нәфис фильмнарга да күз төшергәли. Әмма аның яшендәгеләр өчен фильмнар юк дәрәҗәсендә. Дүрт-биш яшьләрдә чакта телеэкранда үбешүчеләрне күрсә, Кәрим: «Дәү әти, кара әле, кусаются», – ди торган иде. Хәзер үбешүләргә ияләште. Шулай да миңа уңайсызланып карап куя үзе һәм: «Әйдә, башка программага күчерик!» – ди. Күчерәбез. Нинди генә фильм карама, шул ук үбешү, урын-җирдә мәш килүләр. Режиссерлар башка мизансценалар уйлап таба алмый башлады микән әллә?
Фильмнар хәзер ике генә жанрда төшерелә башлады бугай. Бер ишләре драмага тартым булса (күбрәк гаилә, мәхәббәт драмасы), икенчеләре – детектив. Кем әйтмешли, бу фильмнарда ниләр күрәбез соң? Үбешү-фәләннәр турында әйттек инде. Ә менә детективлар хәзер кан белән тулы. Һәрберсендә атыш, суеш, төрлечә җәзалау алымнары, егылган кешене җаны чыкканчы типкәләү.
Үзара төркем-төркем сугышулар элек тә булган инде ул. Мәсәлән, Сабан туе барганда бераз кызып алган яшьләр үзара бәргәләшергә тотыналар иде. Әмма егылган кешегә бүре өере кебек ташлануны күргәнем булмады. «Лежачего не бьют» дигән язылмаган закон яшәде. Телевизордан хәтта шул исемдәге мультик та күрсәтәләр иде. Авыз-борында кан күренүгә, сугышудан туктап калганнарын да беләм.
Телевидениене миллионнар карый. Экранда рәхимсезлек күргәч, әллә телевизорны сүндереп куялар йә башка каналга күчерәләр, дисезме? Кызганыч, тамашачы, бигрәк тә яшүсмер экранда күргәннәрне тормышта үзе кабатлый башлый. Аннан соң: «Бүгенге яшьләр бигрәк бозык, безнең заманда андый нәрсәләр юк иде», – дип сөйләнәбез.
Мондый бозыклыклар, ягъни көчләү, кеше үтерү бары тик капиталистик илләрдә генә була, бездә, коммунистик җәмгыять төзү омтылышы белән яшәгән илдә, мораль, әхлак тәрбиясе бөтенләй икенче дип өйрәттеләр безне. Моңа тулысынча ышандык, дип үк әйтә алмыйм, әмма кешелеклелек сыйфатларының югары булганын курыкмыйча, кычкырып дигәндәй әйтә алам.
Оныгыбыз безгә килсә, аны телевизор каршында ялгыз гына калдырмаска тырышабыз. Чөнки телеэкраннарда күргәннәрен кабатларга омтылуын сиздек. Әлбәттә, һәр бала янына әти-әни, дәү әти, дәү әнине утыртып куеп булмый. Ниндидер дәүләт сәясәте кирәк. Без кайбер ислам дәүләтләрендәге кебек төрле чикләүләр кертә алмыйбыз. Мәсәлән, Төрекмәнстанда «үрдәк» иренле хатын-кызларны дәүләт хезмәтенә алмаулары турында телевизордан күргән-тыңлаган идем. Ирен күперткән гүзәл затларга халыкка хезмәт күрсәтүгә бәйле кайбер өлкәләрдә эшләү дә тыела.
Шунысы кызык: экранның яшь буынга тискәре йогынты ясавы турында узган гасырның 20 нче елларында ук сөйли башлаганнар, газеталарда мәкаләләр бастырганнар. Ул чакта сүз, нигездә, кино экраннары турында барган. «Җинаять, көчләү, кыйнау эпизодлары булган фильмнарны караган яшьләр бандитларның, төрле шайкаларның ысулларын тормышта куллана», – дип язып чыкканнар. Аннары телевизор экраннары пәйда булды. Һәм каләм әһелләре экраннарда хезмәт геройларына алмашка көчләүчеләр, кеше үтерүчеләр, мәетләр күрсәтелү турында яза башладылар. Бер мәкаләдә мондый саннарга тап булдым: «Шундый «тәрбия» нәтиҗәсендә 2001 елда Россиядә 30 мең кеше үтерелгән, бу СССР вакытындагыдан 10 меңгә артык». Белгечләр әйтүенчә, Россиядә яшьләр тарафыннан кылынган барлык җинаятьләрнең 30 проценты фильмнар, телетапшырулар йогынтысына бәйле. Исәпләүләренчә, телеэкраннарда көчләү, үтерү, эротиканы һәр 15 минут саен күрсәтәләр икән. Телефон экраны турында әйткән дә юк инде. Анысына яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә кереп батты.
Әлбәттә, тыелган җимешнең татлы икәнен, аны тату юлларының күп икәнен дә беләбез. Нишләргә соң? Кызганыч, анык җавап бирә алмыйбыз, әйтеп кенә бактык. Нидер тыясың икән, аның урынына икенче әйбер бирергә кирәклеген генә чамалыйбыз. Бергәләп уйлашыйк!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat