Без Су анасын, Шүрәлене, Камыр батырны яраткан милли геройларыбыз дип йөргән арада Казандагы бер оешма барысын үзләштергән дә куйган! Хокук теленә күчерсәк, әкият геройларына патент алган. Хәзер менә «Су анасы» әкиятен куйган өчен «Әкият»театрыннан ярты миллион сум акча таләп итә. Шулай итеп, иҗат өлкәсендәге иң авырткан урын – авторлык хокуклары тирәсендә янә болытлар куерды.
Әкияттә кунакта
Татар әкиятләре геройларының атамаларына патент алган оешма «Әкият» курчак театрына кисәтүле хат язган. Алар театрдагы «Су анасы» спектакле өчен 500 мең сум акча сорый. Киләчәктә әле процентлар да түләүне таләп итә. Театр ни дә булса кылмаса, судка бирәбез, дип яный. Бу хәлләр турында театрның сәнгать җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илгиз Зәйниев Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләде.
«Көлсәң көл, еласаң ела» әйтемен хәтерләткән мәсьәләгә карата Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да үз фикерен җиткерде. Моның өчен журналистларны махсус җыйдылар. Министр сүзләреннән аңлашылганча, бу беренче генә очрак түгел. Шушы рәвешле акча эшләүче затларга «патент тролле» дигән кушамат та такканнар.
– Билгеле, без бу оешмага бер тиен дә түләргә җыенмыйбыз. Әлегә без судка барып җитмәдек. Тагын шуны аңларга кирәк: без судта җавап бирүче як булачакбыз. Ягъни без түгел, каршы як безне судка бирә. Без исә Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәткә (Роспатент) гариза язачакбыз. Кирәк булса, судка барырбыз. Әмма ахыр чиктә барыбер җиңәчәкбез. Минем моңа шигем юк, – дип сөйләде Ирада Әюпова журналистларга.
Министр үзе дә атамасын телгә алмаган оешма билгеле бер товарга яки кулга тотып карарлык башка әйбергә түгел, ә нәкъ менә сүзтезмәгә патент алган. Уйлап карасаң, хәзер алар «Шүрәле», «Су анасы» һәм үзләренеке иткән башка геройларны кайда да булса файдалануларын контрольдә тотарга тиеш. Безнең милли геройларны!
– Әдәби геройларыбыз – безнең милли байлык. Әгәр хәзер Кощей, Убырлы карчык һәм башка яраткан геройларыбызны кемдер үзләштерә башласа, балаларыбызга укырлык әкиятләр дә, күрсәтерлек спектакльләр дә калмаячак бит! Һәр әкият өчен акча сораячаклар. Миңа калса, бу – абсурд! – диде министр.
Кайда «хайп» та, кайда дөреслек?
Билгеле, бу очракта Роспатентка карата да сораулар бар. Ни өчен кемгәдер милли геройларны үзенеке итеп теркәргә рөхсәт биргәннәр? Сәбәбе – әлеге дә баягы, авторлык хокукларына кагылышлынормаларның камил булмавы.
– Соңгы берничә дистә елда авторлык хокуклары шактый үзгәрешләр кичерде. Бу мәсьәләдә җитешсезлекләр шактый. Һәм алар турында әледән-әле сөйләп торабыз. Ләкин хокукый җитешсезлекләрне я закон, я норматив актлар нигезендә бетерергә кирәк. Бу сорау хәл ителмичә, «хайп»ка корылган мөнәсәбәтләрне чын авторлык хокукларыннан аеру авыр булуы мөмкин, – диде бу җәһәттән мәдәният министры.
Билгеле, юридик яктан караганда, мәсьәләне хәл итү өчен, «Бу – безнең милли горурлык, милли байлык», – дип, күкрәк киереп йөрү генә җитми. Без Су анасын үзебезгә бер кайтарырбыз да, ләкинхәзер юлын белгәч, тагын тартып алулары бар. Башка берәрсе алтын тарагын урлап өлгермәсә.
– Алга таба мондый хәлләр булмасын өчен,законнарны җайга салырга, ачык регламентлар төзергә кирәк. Авторлык хокукларын теркәүнең ачык системасы, милли байлыкның да бердәм реестры булырга тиеш. Ул реестрга кергән брендларны бер генә оешма да үзләштерә алырлык булмасын. Мондый омтылышлар булды, ләкин әлеге мәсьәлә документаль яктан рәсмиләштерелмәгән, – дип аңлатты Ирада Әюпова.
Язманы исемен атау хәзер куркынычка әйләнгән бер әкиятнең соңгы юлы белән тәмамлыйсы килә: «Йә иясе юк!» – дип, әйберләргә тими башладым».Бу әкият белән яхшы таныш булган оешмадагылар әлеге сүзләрнең мәгънәсен аңламаган, ахры.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Патент кирәк.
Заман шундый, иясезгә
хәзер хуҗа табыла-
Ягъни, патент булу- булмау
һәр нәрсәгә кагыла.
Өйләнгәндә кәләшләрен
кемнәр алган патентсыз,
беркөн судка бирерләр дә,
калдырырлар хатынсыз.
04.10.2024