Казанда БРИКС саммитын оештыручылар вәкилләре, волонтерлар, журналистлар – барлыгы 2000 кеше өчен тулысынча җиһазландырылган күпфатирлы ике йорт әзерләп куелган. Әлеге йортлар «Гаилә» микрорайонында Бертуган Батталовлар урамында урнашкан. Фатирлар мебель, техника, савыт-саба, шәхси гигиена әйберләре белән тулысынча тәэмин ителгән. Аларда 1–4 кеше яшәячәк.
Бер йорт – 160, икенчесе 554 фатирга исәпләнгән. Болар – 1, 2 һәм 3 бүлмәле фатирлар. Бүгенгә бер йорт тулысынча әзер. Икенчесе 10 октябрьгә өлгерәчәк. Кунакларның төп өлешен саммит алдыннан гына көтсәләр, «Росконгресс» вәкилләре килеп урнашкан да инде. Исегезгә төшерәбез: БРИКС илләре саммиты Казанда 22–24 октябрьдә уза.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat