Көзләрдә дә җәйләр кабатлана: октябрь белән ноябрьдән нәрсә көтәргә?

Җәйнең 66 нчы көне белән! Көзнең җылы килүе җәйне тагын да озаккарак сузарга мөмкинлек бирде. Кыштан да шуны ук өмет итеп булырмы? Әбиләр чуагы уздымы, әллә алдамы әле? Беренче кар кайчан явар? Ни өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җибәргән смсларга битараф калырга ярамый? «ВТ» хәбәрчесе көз-кышның ничек киләсен фаразларга тырышты.

Сюрпризлар көтмәскә

Россиянең Гидрометеорология үзәге 2024 елның октябрь аеннан башлап 2025 елның мартына кадәр һава торышының нинди булачагын фаразлады. Алдан ук шунысын да искәртик: бу – якынча уртача айлык температура күрсәткече.

Кыскача әйткәндә, һава торышыннан ниндидер сюрпризлар көтәсе түгел. Кырыс суыклар да булмаячак. Күп кенә белгечләр әйтүенчә, ил төбәкләренең күбесендә һава торышы кышкы климатик нормаларга туры киләчәк. Хәтта җылы булачак!

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, Россиянең Европа өлешендәге көньяк районнарында, шулай ук Уралда һәм Себердә көз гадәттәгедән бераз җылырак булачак, ә илнең башка өлешләрендә термометр баганалары нуль градустан түбән төшмәячәк.

«Әбиләр чуагы» дигән термин юк

География фәннәре кандидаты, метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу МОСТАФИНА белән һава торышы турында сөйләштек, беренче карның кайчан ятачагын фаразладык, җылы кышның кай ягы куркыныч булуын ачыкладык.

– Көзнең беренче аен төгәлләдек. Сентябрь җылы көннәре белән куандырды. Октябрь белән ноябрьдән нәрсә көтәргә?

Чынлап та, быелгы сентябрь җылы, хәтта эссе булды, дип тә әйтә алабыз. Норма буенча уртача айлык температура +12,3 градус булырга тиеш иде. Чынлыкта +16,3 градус булды. Яңгыр бары тик ике көн генә яуды. Явым-төшем норманың 10 процентын да тутырмады хәтта.

Сентябрьдә җәйге һава торышы дәвам итте. Бу «әбиләр чуагы» түгел. Җәй шулай сузылды. Фәнни күзлектән караганда, көз уртача көнлек температура 15 градустан түбән төшкәч кенә башлана. Ә бездә бу сентябрьнең 20 сеннән соң гына булды.

Ни өчен сентябрь мондый булды? Чөнки безгә бер-бер артлы антициклоннар килде. Антициклон ул – югары басымлы һава массасы. Аның үз хәрәкәте бар. Сәгать йөреше уңаена әйләнә һәм үзендә булган болытларны җил белән куа. Әлеге антициклоннар килгән вакытта без аның көнчыгыш өлешенә эләгәбез. Башта төньяктан салкын һава килде. Ә хәзер без өченче антициклонның көнбатыш өлешендә торабыз. Әлеге антициклон көньяктан җылы һава алып килә. Бу «җылы сектор» дип атала.

Антициклон вакытында явым-төшем булмый. Гади тел белән әйтсәк, антициклон вакытында һава җәелеп киткән төсле була. Ә циклон, киресенчә, һаваны үзәккә җыя.

Сентябрьдә өч төрле антициклон кичердек дидек, димәк, өч төрле һава массасы булды. Алар арасында салкын фронт урнашкан иде, шуңа суытып алды.

Октябрьгә килгәндә, уртача айлык норма 5,3 градус җылы булырга тиеш. Явым-төшем күләме – 54 мм. Октябрьнең хәзерге числоларында уртача көнлек һава температурасы 8,4 градус җылы булырга тиеш. Акрынлап ул түбәнәя башлый. 31 октябрьгә бу күрсәткеч 1 градуска төшеп җитәчәк.

Россия Гидрометеорология үзәге дә, Европа системасы да октябрьдәге һава торышының нормадан югары булачагын фаразлый. Ә инде явым-төшемнәр нормадан кимрәк. Октябрь коры булачак.

(акцент) 7–14 октябрьдә Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында һава торышы нормадан 3–6 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Җылы булса да, сентябрьдәгечә түгел. 14 еннән салкын һава килә башлый. Бу чорда инде нормадан тайпылыш 1 градус кына була. 21 октябрьдән температура фоны нормага төшәчәк.

– Әбиләр чуагы, димәк, әле алда?

– «Әбиләр чуагы» дигәне, әлбәттә, метеорологик термин түгел. Суытканнан соң, җәйге җылыларның кире кайтуын шулай дип атыйлар инде. Сентябрьдә җылы көннәр рәттән барды. Салкын фронт узу сәбәпле генә суытып алды. Бу шимбәдә фронт якынайса да, явым-төшем күзәтелмәс, болытлы булыр дип фаразлана. Явым-төшем булган очракта да, бик аз күләмдә. Яңгыр яумыйча, көннәр кояшлы торса, әбиләр чуагы бу, дип әйтә алабыз.

– Ә беренче кар кайчан явар икән?

Әйткәнемчә, явым-төшемнәр әле күзәтелми. Без һава торышын 2 м биеклектә исәплибез. Анда һава торышы җылы була торып та, әгәр атмосфераның югары катламына салкын һава үтеп кереп, анда булган дымны катыра икән, болар кар бөртекләре булып җиргә төшәргә мөмкин. Әмма әлегә беренче кар турында фараз юк. Норма буенча, беренче кар октябрь азагында булырга тиеш. Шунысын онытмыйк: быел октябрьдәге һава торышы нормадан югары булыр дип фаразлана.

– Кыш нинди булыр икән? Күп кенә галимнәр, аномаль җылы булачак, дип тә әйтә…

Моның ике ягы бар. Әйтик, явым-төшемнәр булмыйча, җир катса, аграр тармак өчен бер дә яхшы түгел инде. Кышын явым-төшеп күп, кар катламы калын булса, язын җирне җитмәгән дым белән тулыландырыр өчен әйбәт булыр.

Ә инде кешеләр өчен мондый ел фасылы бик үк әйбәт түгел. Әйтик, юлда йөрүчеләргә җайсыз булачак. Коммуналь хезмәткәрләргә юлларны гел чистартып торырга туры киләчәк. Транспорт, авиаочышлар өчен уңай түгел.

– Җәйге чорда табигатьнең шактый көйсезләнгәнен күрдек. Әйтик, өермәләр, давыллар, чиләкләп яуган яңгырлар, Төньяк балкышы… Көзен-кышын да мондый күренешләр була аламы?

Кышын була торган бураннарның һәм җәйге давылларның барлыкка килү механизмнары төрле. Давыл булсын өчен, көчле вертикаль конвекция (һаваның вертикаль күчеше) кирәк. Кышын моңа уңай шартлар юк. Көчле бураннар булсын өчен, давыллы циклон таләп ителә. Алар конвекция ысулы белән барлыкка килми. Кыскача әйткәндә, алар төрле һава катламнарының үзара йогынтысына бәйле. Аяз булса, Төньяк балкышларын кышын да күзәтергә мөмкин булачак.

– Хәзерге һава торышын исәпкә алып, халыкка нинди киңәшләр бирерсез?

Гел әйтәм инде: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының смс хәбәрләренә игътибарлы булсак иде. Моңа битараф калырга ярамый. Бу җәен дә, кышын да бик мөһим. Андый смсларда җил тизлеген м/секундларда язалар. Бу күрсәткечне үзгәртергә, км/сәгать белән язарга кирәк. Чөнки кешенең фәлән-фәлән м/секунд дигәнгә әллә ни исе китми дә. Әйтик, 33 м/с ул бит инде сәгатенә 100 чакрым дигән сүз. Бу – бик зур тизлек. Бофорт шкаласы дигән төшенчә бар. Ул җилнең җирдәге предметларга һәм диңгез өслегенә тәэсирен күрсәтә. Мәсәлән, 14–17 м/с – көчле җил инде ул. Аны км/сәгатьләрдә күрсәтсәк, ул 50–61 км/сәгать булачак. Бу җил зур агачларны да селкетергә мөмкин. Мондый җил вакытында йөрү дә кыенлаша. Җил 20 м/секундтан артып китсә, монда инде давыл көтәргә кирәк. Бу вакытта җил йорт түбәләрен дә алып китәргә мөмкин. Шуңа да кисәтү хәбәрләренә һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк.

Һава торышын даими күзәтеп барсыннар. Җирдә алынмаган уңышлары бар икән, кырау төшәсен дә, салкын буласын да алдан кисәтәләр бит.

Тәгәрмәчең әзерме?

Алмаштырыргамы, алмаштырмаскамы? Танылган синоптик, «Фобос» үзәге белгече Евгений Тишковец машина тәгәрмәчен кайчан алмаштырырга кирәклеген аңлатты.

– Россиянең Үзәк регионнарында яшәүчеләр кышкы тәгәрмәчләр турында ноябрьгә кадәр онытып тора әле. Октябрь климатик нормадан 2–3 градуска җылырак булачак дип фаразлана чөнки. Әйтик, Мәскәү өчен бу – төнлә +2,1, көндезге сәгатьләрдә +8,2 градус, – дигән ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә. – Чын көз әле ай ахырында яки ноябрь башында гына киләчәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә «тимер ат»ны «киендерү»не ноябрьгә планлаштыра аласыз.

Халык әйтсә…

* Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.
* Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

* Урманда чикләвек күп булса, кыш кырыс булачак.

* Көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар – кыш салкын килә.
* Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

* Көз көне кошлар түбән очса, кыш – салкын, югары очса, кыш җылы килә.

*  Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.

* Яфраклар коелырга ашыкмаса, алда зәмһәрир кыш көтә.

Быелгы кыш айларында һава торышы: декабрьдә уртача айлык температура

–8,9 градус, гыйнварда –10,9 градус, февральдә –10,7 градус.

Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү