Өч ир-ат, туганына кияүгә бирү өчен, 16 яшьлек кызны урлаган

Җинаять кылуда шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар, ә кызны өенә кайтарып куйганнар.

Өч ир-ат Мәскәү өлкәсеннән Рязань өлкәсенә килеп, туганына кияүгә бирү өчен, 16 яшьлек кызны урлаган. Җинаять кылуда шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар, ә кызны өенә кайтарып куйганнар, дип яза “РИА Новости”.

Бу хәл 29 сентябрьдә Рыбное шәһәрендә булган. Ир-атлар, мәктәп укучысын, бик нык каршылык күрсәтүенә карамастан, машинага утыртканнар да, туганына кияүгә бирү өчен, Мәскәү өлкәсенә алып киткәннәр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең уяулыгы һәм җитезлеге ярдәмендә кыз тиз генә табылган һәм өенә кайтарып куелган.
Җинаять кылуда шикләнелүчеләр тоткарланган. Судка аларны кулга алу турында үтенечнамә җибәрелгән.
Россия Тикшерү комитетының Рязань өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Мәскәү өлкәсендә яшәүче 1985, 1986 һәм 2008 елгы “өчлеккә” карата “Кеше урлау” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү