Бер ирнең тәмәке төпче аркасында хатыны һәм ике яшьлек кызы янып үлгән

Гаилә башлыгы үзе, нык пешкән хәлдә, хастаханәгә озатылган.

Берничә көн элек Брянск өлкәсенең Карачев шәһәрендә бик зур фаҗига булган. Янгында берьюлы ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Брянск өлкәсе буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Бер катлы йорттагы фатирда тәмәке төпчегеннән чыккан янгынны сүндерү өчен 24 коткаручыны җәлеп итәргә туры килгән. Ут 250 квадрат метр мәйданга таралган.
Янгында тәмәке төпчеген сүндермичә ташлаган ирнең 31 яшьлек хатыны һәм 2 яшьлек кызы һәлак булган. Үзе – 36 яшьлек гаилә башлыгы нык пешкән хәлдә хастаханәгә озатылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү