Буа районының Иске Тинчәле авылында физкультура укытучысы булып эшләгән Юрий Васильев ике ел элек махсус хәрби операция зонасына киткән. 2022-2023 уку елында нибары өч атна мәктәптә эшләп калырга өлгергән. 22 сентябрьдә Буа районы хәрби комиссариаты аша мобилизацияләнүчеләрнең берсе ул.
Шулай итеп, Иске Тинчәле авылында физкультура, тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре укыткан Юрий хәрәкәттәге армиягә эләккән. Укытучылар көне алдыннан хезмәттәшләре “Татар-информ” хәбәрчесенә фидакарь коллегаларын нык юксынулары турында сөйләп үткән.
Юрий Васильев Боерган урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Ульяновск педагогия университетының физкультура факультетына укырга кергән. Диплом алгач, Иске Тинчәле мәктәбенә эшкә урнашкан. Берникадәр вакыттан соң армия сафларына киткән. Дзержинск шәһәрендә мотоукчылар полкында хезмәт иткән. Бер ел узгач, эш урынына әйләнеп кайткан. СВО зонасына киткәндә, укучылар һәм коллегалары эш урынына кире кайтуын көтәчәкләрен вәгъдә иткән.
Мәктәп директоры Ләйсән Мифтахетдинова билгеләп үткәнчә, Юрий Валерьевич– гаҗәеп талантлы педагог.
“Мөгаллимебезне нык юксынабыз. Укучылары аның дәресләрен көтеп ала иде. Балаларны спортка җәлеп итте. Хезмәт дәресләрен дә көтеп алдылар. Балалар Юрий Валерьевичка нык тартыла”, – ди ул.
Юрий Васильев – районда эш урыныннан махсус хәрби операция зонасына киткән бердәнбер укытучы. Повестка алуга, китәм, дигән. Әнисе – 42 ел укытучы булып эшләүче Светлана Васильева әйтүенчә, армиядә хезмәт иткән, спортта чыныккан кеше башкача булдыра да алмас иде.
Юрийның әтисе – Валерий Иванович та хәрби хәрәкәтләр ветераны. Бер ел Әфганстанда хезмәт иткән. Гаиләдә 2 ул тәрбияләп үстергәннәр. Юрийның абыйсы – Александр Росгвардиядә хезмәт итә. Аңа да махсус хәрби операция зонасына барып кайтырга туры килгән.
Юра СВОдагы хезмәте турында әти-әнисенә берни сөйләми диярлек. Әмма алар газиз баласының дәүләт бүләкләреннән генә дә бик лаеклы ул үстергәннәрен аңлый.
Хәрби хезмәткәр Суворов медале, “Хәрби батырлык өчен” II дәрәҗә медале һәм Татарстанда мотоукчылар полкы хәрбиләре өчен чыгарылган махсус медаль белән бүләкләнгән.
Исегезгә төшерәбез: 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр бер тапкыр 2 миллион сумга кадәр алырга мөмкин. Бер тапкыр түләү күләменең артуы республикадан бирелә торган түләүнең үсүгә бәйле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat