Вәсилә Фәттәхованың ире: «Зур хата ясадым, ашыктым…»

Моннан бер ай элек җырчы Вәсилә Фәттәхованың ире Илгиз Габдерәкыйповның өйләнүе турында хәбәр иткән идек. “Интертат” хәбәрчесе белән интервьюда ул инде үзләренең аерылышканын хәбәр итә. Баксаң, сөйгәне Лия мин сине башка яратмыйм дип чыгып киткән.

– Менә хәзер якыннарым, дусларым: «Мәҗлестә бер дә синең белән янәшәдә булмады. Күзләре моңсу. Янып тормыйлар иде. Чынлап торып кияүгә яратып чыгучы хатын андый булмый», дип минем күзләремне ачтылар. Зур хата ясадым. Ашыктым. Ихлас ярата, балаларымны үз балаларыдай якын күрә, дип ышандым. Иртән торып чыгып китә, соң кайта. Миңа нигә андый хатын. Ашыктым, ашыктым… Барысы алдында уңайсыз, – дигән Илгиз.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү