Татарстанда 10 яшьлек улының квадроциклда үлеме сәбәпле, әтисе җавап бирәчәк

Фаҗига июль азагында Яшел Үзән районында булган.

Мамадыш районы авыл җирлеге советы депутаты, саксызлык белән үлемгә китерүдә гаепләү буенча, суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.
Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, әлеге ир-ат 26 июльдә Яшел Үзән районында “Дубровка” элиталы коттедж бистәсе янында улына квадроцикл руленә утырырга рөхсәт биргән. 10 яшьлек малай, квадроциклның әйләнеп каплануы сәбәпле, һәлак булган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү