Рөстәм Миңнеханов Антон Алиханов белән Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов белән “Туполев” акционер җәмгыяте филиалы – Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булып, предприятиенең җитештерү егәрлекләрен модернизацияләүнең барышы белән танышты.

Авиация заводын техник яңарту эшләре дәүләттән финанслау программалары кысасында, иң элек 2030 елга кадәр Россия авиация тармагын үстерүнең комплекслы программасы хисабына башкарыла.
Казан авиация заводын модернизацияләү илебезнең яңа тарихында авиация тармагында иң зур төзелешләрнең берсенә әйләнде. Планда каралган 24 объектның 9ы файдалануга тапшырылган, 15е төзелеп килә. Барлык объектлар кулланылышка кертелгәч, предприятие яңа биеклеккә күтәрелеп, тыныч тормыш өчен, шулай ук хәрби максаттагы продукция җитештерү вакытын күпкә киметәчәк.
Министр “Ту-214” очкычын җитештерү программасын киңәйтү кысасында төзелеш объектлары – механика-җыю производствосы үзәге һәм агрегат-ахыргы җыю корпусы белән танышты.
Антон Алихановка очу-сынау станциясендә “ТУ-214” самолет-лабораториясе күрсәтелде. “Ту-214” платформасын модернизацияләү һәм алга таба үстерү, импортны тулысынча алыштыру программасы буенча системалар һәм борт җиһазлары сынала торган тәүге шундый самолет бу.
Министр ахыргы җыю цехындагы “ТУ-214” самолетына да менде. Предприятие җитәкчелеге модернизацияләнгән “Ту-160М” ракета йөрткечләр җитештерү өчен производство базасын әзерләү мөмкинлеге биргән тармакара кооперация кысасындагы эш турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар предприятиене алга таба үстерү мөмкинлекләре буенча фикер алышты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү