Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы 9 октябрьдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышта 7 мәсьәлә каралачак, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты булачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән документ профильле юнәлешләр буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында киң фикер алышуларузды.
«Махсус операция, санкцияләр, продукцияне сату базары кысылуга карамастан, төп финанс документы балансланган, социаль юнәлешле һәм программага юнәлдерелгән, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, бюджет турындагы закон проектына аңлатма биреп, – Кабул ителә торган бюджет гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне һичшиксез үтәүгә һәм республиканың алга таба үсешенә хезмәт итәргә тиеш»”.
Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, чираттагы финанс елына бюджет – республиканың төп финанс законнарының берсе. «Нәкъ менә шушы документка сайлаучыларыбыз бурычларын хәл итүгә, муниципалитетларга ярдәм итүгә, республика икътисадын үстерүгә юнәлдерелгән республика программалары һәм проектлары тезеләчәк, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бюджет Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасында куелган бурычлардан чыгып формалаштырылды».
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, парламентарийлар бюджет акчаларын максатчан тотуны игътибар белән күзәтәчәкләр.
Республика бюджеты белән бер үк вакытта 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да тикшерелә, ул шулай ук булачак утырышның көн тәртибенә беренче укылышта карау өчен кертелгән.
Беренче укылышта шулай ук автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы закон проектлары, шулай ук административ хокук бозулар турында республика кодексы каралачак.
«Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында үзара хезмәттәшлеген оештыру турында» мәгълүмат биреләчәк. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясаячак.
Шулай ук парламент утырышында Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасын сайлау өчен кандидатура каралачак. “19 сентябрьдә ТР Иҗтимагый палатасы утырышында Иҗтимагый палата әгъзасы Тимур Камалетдиновның җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануы сәбәпле вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды, – дип аңлатты Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, – ул Иҗтимагый палатаның Дәүләт Советы квотасы буенча әгъзасы итеп расланганга күрә, безгә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа әгъзасын расларга кирәк».
Бүген парламентарийлар утырышында «Татарстан Республикасында балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү турында» Дәүләт Советы Президиумы карарын үтәү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, Татарстанда патриотик тәрбия бирү эше «киң колачлы» алып барыла, аның уңай яклары да, алга таба камилләшү өчен резервлары да бар.
Татарстанда 200 мең бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри, 500 мең мәктәп укучысы, 78 мең урта махсус белем бирү учреждениеләре укучысы һәм 148 меңгә якын югары уку йортлары студенты яши. «Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының бу юнәлештә төп эше нәкъ менә алар беләналып барыла, – дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева, – Татарстанда барлыгы 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 1 млн 19 меңнән артык кеше яши, бу безнең республика яшьләре. Патриотик тәрбия системасы махсуслаштырылган программалар гына түгел, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең көндәлек эше дә ул. Республиканың көчле яклары – әзерлекле кадрлар һәм алга киткән инфраструктура».
ТР Премьер-министры урынбасары игътибарны эшне көчәйтергә кирәк булган юнәлешләргә юнәлтте. Аерым алганда, сүз балигъ булмаганнар арасында тискәре күренешләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау, патриотик тәрбияне киңәйтү (бүген активистлар белән эшләү өстенлек итә), ата-аналар бергәлеге белән эшне көчәйтү һ. б. турында бара.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләсенең 2023 елның июнендә Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында каралуын искәртте. Шул ук вакытта гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон проекты өстендә эшне башлау турында Карар кабул ителгән. Закон Дәүләт Советы тарафыннан узган елның декабрендә парламентта тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр катнашында җентекле фикер алышудан соң кабул ителгән.
Светлана Захарова законның эчтәлеге балалар һәм яшьләргә генә түгел, бәлки республикада яшәүче барлык гражданнарга да кагылышлы булуын искәртте. “Законны эшләгәндә республикада патриотик тәрбия бирү буенча тупланган тәҗрибә исәпкә алынды», — диде ул.
Норматив хокукый актлар өстендә эшләүдән тыш, профильле комитет рәисе «Парламент дәресе», яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру кебек даими гамәлгә ашырыла торган парламент проектларын да билгеләп үтте. «Патриотик тәрбия – ул күп планлы, системалы, максатчан һәм координацияләнгән ведомствоара эш», – дип йомгаклады сүзен Светлана Захарова.
Президиум утырышында республикада яшь буынга да, өлкәннәргә дә патриотик тәрбия бирү эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән КПРФ парламент фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады.
Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat