Кичә Казанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига Җиңү проспектындагы йортларның берсе янында булган.
ТР Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматларына караганда, җиңел автомобиль йөртүчесе бу вакытта көпчәкләрен алыштырган ир-атны бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат урында вафат була. Билгеле булганча, һәлак булучыга 60 яшьләр тирәсе булган.
Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat