Алар бер-берсенә рәхмәтле. Бу гаиләдә хатын-кызларны кадерләп яшиләр. Чын ир-атлар гына хатын-кызны әнә шулай бәхетле итә ала. Юк-барга тавыш күтәрмичә, бер-берләрен аңлап, дәү әти-дәү әниләр игелек күреп, балалар әти-әни кадерен белеп яши.
Бүген без 50 елдан артык «Ватаным Татарстан» газетасында хезмәт куючы Габделбәр Ризвановлар гаиләсендә матур яшәү серләре, туган телгә мөнәсәбәт, гореф-гадәтләрне саклау, әти-әни кадере турында сөйләштек.
Гаилә ул – …
Габделбәр Ризванов (ир, әти, дәү әти, бабай):
…тормыш тоткасы.
Асия Ризванова (хатын, әни, дәү әни, әби):
…бар яшәешем.
Ләйсән Хаҗиева (кыз, килен, әни):
…зур бәхет!
Алмаз Хаҗиев (ир, әти, кияү):
…монда барысы да сыйган.
Әдилә Хәлиуллина (кыз, онык):
…мәхәббәт яшәгән кечкенә дәүләт.
Муса Хәлиуллин (кияү):
…бәхет учагы.
Чыңгыз Хаҗиев (онык, ул):
…мәхәббәт һәм терәк.
ТӘРБИЯ
Асия һәм Габделбәр Ризвановларның бергә яши башлауларына 50 елдан артык вакыт узган. Инде оныклар үстереп, озакламый оныкчык сөяргә җыеналар. Бәхетнең иң зурысы шушыдыр инде! Үзләре дә шулай ди. Без Ризвановлар белән яшьлек елларын искә төшердек. Алар икесе дә бер авылдан, Кукмара районының Купка авылында дөньяга аваз салган.
– Асия апагыз миннән бер генә яшькә кечерәк. Ул башлангычны укыгач, урта сыйныфларда Киров өлкәсенең Кама Аланы шәһәренә күченеп китте. Әмма каникулларда авылга кайта иде. Язмыштыр, без бер-беребезне ошатып, гаилә кордык. Асия миңа гомер буена зур терәк булды, – дип сөйли Габделбәр абый. – Элеккеге елларда журналистларга яшәү җиңелрәк иде. Фатирын да бирделәр. Әмма өйгә кайтып кермәдек инде. Әнә шул чакта гаилә ныклыгы сыналды да. Асия бик сабыр хатын булды. Эштән соң гел төрле чараларда йөрдем. Театр-концертларны калдырмый идем. Асия үпкә белдереп ник бер сүз әйтсен! Әле кайбер көнне иртәрәк кайтсам, бүген театр юкмыни, дип әйтә иде. Гаилә җылысын ул саклады. Мин исә ир-ат буларак матди якны кайгырттым. Аңлашып яшәдек. Бер-беребезне юк-бар сүзләр белән үпкәләткән, рәнҗеткән булмады.
Асия ханым Габделбәр белән очраштырганга язмышына рәхмәт укый.
– Габделбәр кечкенә чактан бирле артымнан чапты. Ул чакта аңламаганмын гына (көлә). Аны бик яратып йөрдем. Мин бит гади бер хисапчы. Габделбәр дәрәҗәле кеше иде. Аны республикада белүчеләр күп иде. Шундый зур кешенең хатыны булып куйдым, – ди Асия апа. – Габделбәр дә мине яраткандыр дим. Минем көйсез чакларым да булды. Әмма Габделбәр аңлый, җайлый белде. Хәзер инде бер-беребездән башка тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ярату янына хөрмәт янәшә басты. Икебез бер уй белән яшибез.
Ризвановлар өйләнешкән вакытта кешегә күрсәтеп никах укыту ярамаган. Аның каравы туйны матур итеп үткәрә алар.
– Габделбәрләр алты туган иде. Кызганыч, икесе арабызда юк инде. Алар барысы да мине яраттылар. «Асия апа» дип кенә тордылар. Укыган чакта энеләре бездә торды. Рәхәт итеп, тату яшәдек. Туганлык көче шулдыр ул. Бездә ул чакта бер дәфтәр бар иде. Кунакка килгән кешеләр шунда теләкләрен язып куялар. Шул дәфтәрне әле дә саклыйбыз, – ди Асия апа. – Ирдән бәхетем булды минем. Габделбәр абыегыз бәйләнчек кеше булмады. Яшермим, хатын-кыз буларак белмәгән эшләрем күп. Әмма ирем миңа беркайчан да, ник алай, ник болай, димәде. Кимчелегемне эзләмәде дә, күрмәде дә.
Вакыт дигәнең тиз уза, кызлары Ләйсәнгә дә тиздән 50 яшь тула икән инде. Бер бала белән калуларына үкенми алар. Габделбәр абый бер булса да, берәгәйле булды минем кызым ди. Дизайнер Ләйсән Хаҗиеваны Татарстанда гына түгел, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез дә белә. Ул – иң беренче булып татар эстрадасы җырчыларына милли күлмәкләр тегеп кидергән кеше.
Бу осталык әнисе Асия ападан килә. Асия апага исә бу һөнәр әбисе Бибигафифәдән күчкән.
– Иң элек әти белән әни тегү машинасы алып бирде. Тегүен маташтырам, ә менә тукыманы дөрес итеп кисә белми идем. Әти миңа дип әллә кайлардан журналлар ташыды. Шулардан кисәргә өйрәндем. Аннары мәктәпне тәмамлап тегүчелеккә укырга бардым. Әмма техникумда өйрәткән генә җитмәде, тегү буенча гел белем эстәп тордым. Шөкер, бүген мин теккән киемнәр сәхнәдәге артистларны бизи, – ди Ләйсән ханым. – Милли киемнәрне ничек тегә башлаганымны аңлата алмыйм. Ул үзеннән үзе килеп чыкты. Канымда булгандыр инде. Студиямдә кечкенә генә музей да ясап куйдым. Анда Бибигафифә әбиемнең ике күлмәге саклана. Бик кадерле истәлек. Буыннардан-буынарга күчә торган ядкәр ул.
Ризвановларның бердәнбер кызлары Габделбәр абыйның сыйныфташы Рафил абыйлар гаиләсенә килен булып төшә. Ул чакта кияү Алмазга да, Ләйсәнгә дә 20шәр генә яшь була. Күп сөйләшергә яратмаучы Алмаз әти-әнисенә йә хәзер өйләнәм, йә бөтенләй өйләнмим, ди. Ләйсәнне кулыннан ычкындырасы килми аның.
– Иремнең әти-әнисен бик хөрмәт итеп яшим. Аллага шөкер, 29 ел буена бер генә сүзгә килгән булмады. Каенанам белән бүлешер әйберебез юк бит безнең. Әни миңа бер дигән улын үстереп бирде. Мин әтигә дә, әнигә дә бик рәхмәтлемен. Җае чыккан саен яннарына кайтабыз, үзебезгә чакырып торабыз, – ди Ләйсән ханым. – Үз әти-әниемә дә рәхмәтем чиксез. Алар минем өчен үрнәк булдылар. Беркайчан да талашканнарын күрмәдем, ишетмәдем. Кадерле бала, иркә кыз булып үстем. Әти белән әни миңа бөтен мөмкинлекне тудырды. Үз балаларыма да әтием белән әнием кебек булдык. Әмма хәзерге яшьләр башкачарак. Алар әзергә дә риза түгел. Балаларыбыз икесе дә укыганда ук эшкә керделәр. Сезне борчыйсыбыз килми, диләр. Кызыбыз кияүдә, киявебез күрше Тырыш авылыннан. Улыбыз студент, аңа 19 яшь. Тиздән оныгыбыз туачак. Әнә шушы бәхетле мизгелләрне көтәбез.
Ләйсән ханым үзен бик бәхетле кеше дип саный. Күңелемдә башкалардан көнләшү юк, ди ул.
– Әти-әниле булганда син һаман да сабый әле. Иремнекеләр дә исән-сау, үземнекеләр дә. Бәхетнең иң зурысы шушыдыр. Каенатама әле генә 75 яшь тулды. Атна ахырында бергәләп җыелышырга дип торабыз. Тагын бер айдан үз әтиемнең дә 75 яшьлек юбилее. Бер генә теләк – кадерле кешеләрем исән-сау булсыннар, – ди ул.
РУХ
Ризвановларда туганлык җепләре көчле. Алар абыйларының хатыны Асия апа өчен таулар күчерергә әзер. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – диләр бит әле. Ләйсән ханым да гаилә җылысының хикмәте нидә икәнен яхшы белә. Бөтен кадерле кешеләрен елга ике тапкыр бергә җыя ул. Кызы Әдиләнең туган көнендә, гыйнвар аенда өйләрендә табын кора, улы Чыңгызның гомер бәйрәмендә, июльдә бакчада кунак җыеп, аш үткәрә.
– Без алты бала үстек. Әти белән әни Киров өлкәсенең Сосновка шәһәренә китеп эшлиләр иде. Безне әти белән әнинең туганнары үстерде. Бердәм булдык. Шөкер, туганнарым белән дә мөнәсәбәтебез бик җылы, – ди Габделбәр абый. – Алтыбызның өчесе үз һөнәрләрендә атказанган дигән мактаулы исемле булды. Милләткә, халыкка хезмәт итәр өчен кулдан килгәнне эшләдек һәм әле дә эшлибез.
ТЕЛ
«Без чын татар гаиләсендә үстек», – ди Ризвановларның оныклары.
– Татар булуым белән генә түгел, үз телемдә матур итеп сөйләшә алуым белән дә горурланам. Ана телен белмәүчеләрне бөтенләй аңламыйм. Телне саклау безнең бурыч, – ди Чыңгыз.
Әдиләгә исә кечкенәдән Габделбәр абый белән театр-концертларга ияреп йөрү бәхете эләгә.
– Бәләкәйдән күңелемдә татар дигән горурлык яши. Миңа ике бабай да гел татар шигырьләре генә өйрәтте. Әнием дә телне саклауга зур өлеш кертте. Безнең гаиләдә башка телдә сөйләшү булмады, – ди Әдилә. – Энем белән чит телләрне дә өйрәндек. Аңлата алабыз һәм аңлыйбыз. Безгә шул җитә. Иң мөһиме – татарчабыз югалмасын. Югалмас та. Кечкенәдән күңелгә салынган телне ярату бетми ул.
Баланың теле ачылганда нинди телдә сөйләшәсең, ул шуны кабатлый, ди Ләйсән ханым. Кызы Әдиләне 5 яшенә кадәр бакчага йөртми, үзе өйрәтә, төрле түгәрәкләргә йөртә.
Ә менә Асия апа заманында татар телен бөтенләй оныткан була. Руслар арасында яшәү, гел шул телдә сөйләшү аркасында ул күп сүзне аңламый, хәтта сорауга татарча җавап бирә алмый. Габделбәр абый хатынын татарчага яңадан өйрәтә.
– Ирем татарча эндәшкәненә русча җавап бирә идем. Акрынлап татарча эндәшә башладым. Хәзер инде үз телебездән дә матуры юк инде диям. Телне читтә өйрәтмиләр. Бар да әти-әни, әби-бабайдан тора. Оныкларга вакытны кызганмасак, милләтне дә сакларбыз, телебезне дә яраттыра алырбыз, – ди Асия апа.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat