Бер яшьлек баласы белән югалган яшь ананы эзлиләр

“ЛизаАлерт” эзләү-коткару отряды Уфадан 2 кешене – 25 яшьлек Анна Әхмәтшина (Черезова) һәм аның Диана исемле бер яшьлек кызын эзләү турында игълан иткән. Бу хакта “NewsBash” яза.

Волонтерлар мәгълүматларына караганда, әлеге хатын-кызны баласы белән соңгы тапкыр Башкортстан башкаласында күргәннәр. Анна Әхмәтшина – уртача гәүдәле (буе – 160 см), коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Кара куртка, ак кроссовка, алсу төстәге башлык кигән булган.

Кызы Дианага әле күптән түгел генә 1 яшь тулган. Зәңгәр күзле, аксыл-коңгырт чәчле сабый күк төстәге комбинезоннан, коңгырт төстәге ботинка һәм ак башлыктан булган.

Анна һәм Диананың кайда икәнлеген белүчеләрдән, алар турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан кичекмәстән 112 телефонына яки “ЛизаАлерт” коткару-эзләү отрядының “Кайнар линия”сенә (8-800-700-54-52) шалтыратуны сорыйлар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү