Серов урамында 15 яшьлек малайның мәетен тапканнар.
Казанда 15 яшьлек малайның арендага алган фатирда һәлак булуы турында яңа мәгълүматлар пәйда булган.
“KazanFirst” язганча, малай Калугада әнисе тәрбиясендә генә үскән. Әнисенә – 48 яшь. Үсмер Казанга әнисеннән башка гына килгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Казанда фатир алып тору өчен ялган аккаунтын эшкә җигеп, аренда өчен акча күчергән.
Бирегә ул, имештер, акча эшләргә килгән.
Исегезгә төшерәбез: Казанның Серов урамындагы бер йорт фатирында Калугадан килгән 15 яшьлек малайның мәете табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, үсмер наркотик кулланудан һәлак булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat