Нихәлләрдә ятасыз? «ВТ» укучыларының яңалыкларын белештек

Алтын көзнең икенче ае үтеп бара. Шәһәр кешесе бу ел фасылын «бөке»ләрдә утырып, эшкә йөреп, каһвә эчеп үткәрсә, авыл халкының графигы күптөрле мәшәкатьләргә бай. Газетабызны укучыларның нинди күңелле яңалыклары бар икән?

Идрис Галиев, умартачы (Арча районының Ташкичү авылы):

– Быел бал уңышы көтелгәннән яхшы булды. Беренче уңышны тал, тузганак чәчәк атканнан соң алган булсак, икенчесен август аенда аерттык. Бал кышка кортларга ашарга җитәрлек күләмдә калдырылды, бер өлеше сатылды, үзебезгә дигәне саклауга куелды. Хәзер инде кортларны кышка әзерләү төгәлләнеп килә. Бал кортларында була торган чирләргә каршы профилактик чаралар үткәрелде. Умарталарны җылытып, кышка әзерлисе, корт өйләрен (омшаник) чистартып, дезинфекция ясыйсы гына калды. Безнең умарталыкның күпчелек өлешен урта рус һәм карника токымлы кортлар тәшкил итә. Быел азрак төрләндерү максатыннан, карпат токымлыларны алып кайттык.

Гөлсинә Идрисова, пенсионер (Минзәлә районының Гөлек авылы):

– Быел көз бик матур килде, Аллаһының рәхмәте. Балалар яшелчәләрне, мал чөгендерләрен алып, бакчаларны кышка әзерләп куйдылар. Аларның эшләгәннәрен күзәтеп, өйгә керүләренә чәйләр куеп тору – минем эш. Әле шушы көннәрдә авылыбызда, күңелле итеп, Өлкәннәр көне үткәрделәр. Клубта мул өстәл әзерләп, бөтен әби-бабайларны кунак иттеләр. Безне котлап, авылыбыз оныгы, җырчы Лилия Шәймөхәммәтова да кайткан иде. Аның гармунчысына кушылып, бәйрәмгә килгән кунаклар да җырлады. Анысы бигрәк тә күңелгә ятты, әллә нинди моңлы кешеләр бар икән бездә, дип сөенеп карап утырдым. Өстәвенә, җирле «Илнур» КФХ җитәкчелеге исеменнән мул итеп тутырылган күчтәнәч пакетлары алдык. Менә шуларга сөенеп йөрим һаман. Барысына да зур рәхмәт.

Халидә Мөхәметдинова, китапханәче (Арча районының Ак Чишмә авылы):

– Бүген бөтен җирдәге кебек алтын көз хакимлек итә. Ак Чишмә китапханәсе Өлкәннәр көне уңаеннан бик матур очрашу кичәсе оештырды. Һөнәр сайлауга багышланган квест-уен үткәрергә җыенабыз. Авылда көзге эшләр тәмамланып килә инде. Кайбер хуҗалыклар тирес түгеп, бәрәңге бакчаларын сукалатып куйды, җиләк-җимеш куакларын кышка әзерлибез. Бүген хуҗалыклардагы сыерлар көтүгә йөри, көтүне электр көтүчеләр көтә. Авылыбыз халкы күкләребез аяз, илебезнең имин булуын тели, шифалы яңгырлар көтәбез.

Рәмзия Хөсәенова, укытучы (Әтнә районының Бахтачы авылы):

– Күптән түгел генә авылыбызда беренче тапкыр Авыл көне уздырдык. Авылыбыз бик кечкенә булу сәбәпле, әле моңа кадәр андый бәйрәмнәр үткәргәнебез юк иде. Быел шәһәрдә гомер итүче һәм авылда төпләнеп калган авылдашларыбыз белән барыбыз бергә җыйналып, әлеге зур бәйрәмне оештырдык. Урам уртасында мул табын әзерләп, көндез әрвахлар рухына Коръән укылды, ә кичке якта уеннар булды. Әлеге көн бик күркәм булып күңелләргә кереп калды, киләсе елларда да шулай җыелышырга язсын.

Эшкә килгәндә, авылда эш һаман да гөрли. Кабаклар алдык, уңыш бик яхшы булды. Көннәр җылы торгач, әле парниктагы помидорларны алмаган идек, хәзер инде аларын да җыеп бетердек. Кишер-чөгендерләр алып, аларын да урнаштырып куйдык. Шулай итеп, кышка әзерләнеп ятабыз. Озакламый казлар суяр вакыт та килеп җитә… Уку елы башлангач, хәзер күп вакытымны мәктәпкә багышлыйм.

Ралиф Галимов, мәдәният йорты мөдире (Әлмәт районының Чупай авылы):

– Шушы көннәрдә үзара салым акчасын җыеп тапшырдык. Хәзер шуның буенча авылда планлаштырылган эшләр башланып китәчәк. Моңа шул исәптән юл салу, юл ремонтлау эшләре дә керә. Көз көннәре кояшлы, бик матур тора. Бездә халык гөмбә җыярга бик ярата, бөтен авыл гөмбәгә йөри. Күптән түгел мәдәният йортыбызда рәсем ясау буенча 50 кешелек мастер-класс үткәрдек. Моны без киләсе елларда, катнашучылар санын 100 гә җиткереп, авылыбызның традициясенә әверелдерергә омтылабыз.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү