Түләтеп таптыру: Россиядә баласызлыкка салым кертмәкчеләр

Баласы булмаган кешедән салым түләтергә кирәк! Россия Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев бу көннәрдә шундый тәкъдим белән чыкты. Депутат фикеренчә, Россиядә баласызлык өчен салым кертергә кирәк. «Үлгәч синнән бары исемең һәм балаларың гына калачак. Шуңа күрә чын ир-ат Җир йөзендә үзеннән соң нәсел калдырырга тиеш», – дип белдергән ул. Депутат фикеренчә, баласызлык өчен салым кертелгәч, әти-әни булырга ашыкмаучылар саны кимергә тиеш. Салымнан кергән акчаны исә балалар йортларына тотарга тәкъдим итә ул.

Бу яңалык җәмәгатьчелектә шактый шау-шу уятырга өлгерде инде. Берәүләр моны кирәк гамәл дип санаса, икенчеләре әти-әни булу-булмау кебек шәхси эшкә дәүләт тыкшынырга тиеш түгел дигән фикердә. Россия дәүләт социаль университеты галимнәре исә (РГСУ), сүздән эшкә күчеп, баласызлыкка салымның күләмен үк билгеләргә өлгергән.

Проект авторлары әлеге салымны милеккә, мираска һәм керемгә салымнар белән беррәттән түләтергә тәкъдим итә. Шул рәвешле, бу фикер хуплау таба калса, 25 яше тулган хатын-кыз һәм 23 яше тулган ир-атның баласы булмаса, аңа керемгә (+3 процент), мираска (+5 процент) һәм милеккә салына торган (+0,5 процент) салымнарны арттырып түләргә туры киләчәк. Ягъни аларга баласызлык өчен дә салым өстәләчәк.

Университетның беренче проректоры Джомарт Алиев сүзләренә караганда, алар соңгы ел ярым дәвамында бу уңайдан махсус тикшеренү уздырган. Бер төркем галим демографик вәзгыятьне үзгәртерү өчен нинди чаралар кертеп булганлыгын өйрәнгән. «Без шундый 15 төрле чараны тикшердек. Араларында иң нәтиҗәлесе баласызлыкка салым дигән нәтиҗәгә килдек», – ди Алиев.

Сәламәтлек сагында торучылар исә башка фикердә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова бу яңалык вәзгыятьне тагын да катлауландырырга мөмкин дип саный.

– Ник безнең депутатлар проблеманы гел ниндидер чикләүләр аша хәл итмәкче була соң ул? Баласызлыкка салым бала алып кайтасы килмәүгә тыю булып чыга бит инде. Аның ярдәмендә кешедә бу теләкне гомерлеккә бетерергә мөмкин, – ди табиб. – Аннары хәзер бит күпләр матди, психологик һәм физик яктан тулысынча әзер булгач кына әти-әни булуны кирәк саный. Дәүләт исә кешегә әти-әни булырга әзерләнгәндә ярдәм итәсе урынга, мондый мәгънәсез яңалыклар белән аңа аяк чала булып чыга. Советлар Союзында да бар иде андый салым. Әмма аның аркасында илдә балалар саны арткандыр дип уйламыйм. Ул чорда мотивация бөтенләй башка иде.

Дөрестән дә, баласызлык өчен салым Советлар Союзы чорында да гамәлдә булган. 1937 елгы җанисәп нәтиҗәләре илдә халык санының көтелгәннән ике тапкыр диярлек азрак булуын күрсәткән. Шуңа 1941 елда баласызлык өчен салым кертелгән. Шул рәвешле баласы булмаган ир-атлар (20–50 яшьлек) һәм хатын-кызлар (20–45 яшьлек) салым түләргә тиеш булган. Ул хезмәт хакының 6 процентын тәшкил иткән. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле бала алып кайта алмаучылар, хәрбиләр һәм аларның хатыннары, урта һөнәри һәм югары уку йортында укучылар (25 яше тулмаган егетләр, 23 яше тулмаган кызлар), пенсионерлар бу салымнан азат ителгән. 1990 елда баласызлык өчен салым бетерелгән.

Әмма ул чорда мондый салым түләүчеләрнең берсе дә аны нәтиҗәле алым дип искә алмый. Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов бу бик гаделсез алым дигән фикердә.

– Салым ярдәмендә кешене мәҗбүри бала таптыру дөрес түгел. Бу – бик гадел булмаган алым. Бала табу-тапмау – һәр гаиләнең шәхси эше. Дәүләт анда тыкшынырга тиеш түгел. Аның төп бурычы – кешегә бала табу һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру. Әлегә исә бездә бөтен нәрсә түләүле. Бала табу, сабыйга кирәк-ярак алу, балалар бакчасы өчен түләү һ.б. – барысы да акчага кайтып кала. Шуңа өстәп әле баласызлыкка да салым кертсәләр, вазгыять тагын да катлауланырга мөмкин, – ди ул.

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире, өч бала анасы Айсылу Галиева да шул фикердә.

– Элек булган инде бу салым. Авыру сәбәпле баласыз калган гаиләләр булырга мөмкин. Аларны икеләтә җәзалыйкмы инде? Мондый салым балалар күбәюгә сәбәп булыр дип уйламыйм. Балалар йортларына салымны баласын шунда тапшыручылардан тотып калсыннар, – дип саный ул.

Россиядә баласызлыкка салым кертергә кирәкме?

Әлфия Сәлахова, пешекче (Яңа Чишмә районының Зирекле авылы):

– Салымнан кергән акчаны балалар йортларына бирергә тәкъдим итүләре яхшы. Ләкин баласызлыкка салым кертеп кенә күбрәк бала табарлармы икән? Ай-һай, белмим шул… Сиксән икенче елда хастаханәдә эшләгән чорда үземә дә түләргә туры килде андый салымны. Төгәл суммасы истә калмаган, күләме хезмәт хакына карый иде. 1985 елда кияүгә чыккач, салым түләми башладым. Ирем дә өйләнгәнче салым түләде. Баласызлыкка салым түләп яшәсәк тә, ул чорда кеше кырылып бала алып кайтырга тырышты, дип әйтә алмыйм.

Гөлназ Гәрәева, укытучы (Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылы):

– Яшьли кияүгә чыккач, шәхсән үземә баласызлык өчен салым түләргә туры килмәде. Бу салымны демографияне яхшырту өчен кайтармакчылардыр. Әмма бүген бит балалы гаиләләргә яшәү җиңел түгел. Күп бала белән торыр урын кирәк. Авылда ул яктан җиңелрәк. Ә яшьләр шәһәргә ашкына, әмма анда фатир алу бүген мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә баласызлыкны киметү өчен, яшьләрнең яшәү шартларын яхшыртудан башларга кирәктер.

Рузилә Мөхәммәтова, фельдшер (Саба районының Олы Шыңар авылы):

– Бу салым безнең яшь чакта бар иде. Аны эш урыныннан тотып калалар иде. Күләме әллә ни зур булмагач, аңа игътибар итүче дә булмады. Бу кагыйдә кабат кайтарыла калса да, әллә ни үзгәреш булмастыр. Салым түләмәс өчен генә күпләп бала таба башларлар дип уйламыйм. Баланы табу гына түгел, үстерәсе, кеше итәсе дә бар бит әле.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү