Мин – сиңа, син миңа тиеш: никах килешүенең өстенлеге нидә?

Яшьләр күбрәк тартыла. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына ышансаң, 18–24 яшьлекләр гаилә корыр алдыннан никах килешүе (брачный договор) төзү яклы һәм моңа әзер икән. Баксаң, быел Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Татарстанда никах килешүен имзалаган парлар ешайган. Монысын Федераль нотариаль палата белгечләре әйтә.

Калач бүлешү

Өйләнешкәндә, билгеле, берәү дә аерылам дигән максат белән гаилә кормый. Әмма мөнәсәбәт җепләренең кинәт өзелүе дә бик мөмкин шул. Ә аерылышу мал-мөлкәт, акча, бала бүлешүгә китерә…Уртак оя таркалганда бу эшне җиңеләйтер өчен нәкъ никах килешүе кулланыла да инде. Кичәге ир белән хатынга нидер исбатларга да, вакытларын һәм нервыларын да сарыф итәргә кирәк түгел.

Социологлар әйтүенчә, халыкта никах килешүенә карата фикер елдан-ел үзгәрә. Элегрәк: «Ничек инде гаилә тормышы мал бүлешүдән башлана ала? Өйләнешмәгән килеш аерылышу турында уйларга буламы соң?» – дип аһ итсәләр, хәзер инде бу гамәлгә шикләнеп караучылар сирәгәя башлаган. Федераль нотариаль палата статистикасы да моны раслый: никах килешүләре елдан-ел ешрак теркәлә!

«ВТ» юристы Булат Закировтан никах килешүенең гаилә тормышындагы әһәмияте, өстенлекләре турында сораштык.

– Никах килешүе дип гаилә коручыларның килешүен, башкача әйтсәк, ир белән хатынның никахтагы һәм аерылышкан очракта милек хокукларын һәм бурычларын билгеләүче килешүне атыйбыз. Никах килешүе ир белән хатын мөлкәтенең хокукый статусын билгеләү өчен кирәк, – ди юрист.

Белгеч әйтүенчә, никах килешүен гаилә булып яши башлаганчы да, уртак тормыш көтә башлагач та төзергә ярый.

– Никах вакытында төзелгән никах килешүе имзалаган вакытта ук үз көченә керә, никахка кадәр төзелгәне исә – никах теркәлгәннән соң. Россия Гаилә кодексының 42 нче маддәсе нигезендә никах килешүе язмача төзелә һәм нотариаль таныклыкка ия. Шунысын да әйтергә кирәк: психологик басым ясап, ихтыярсызлап диярлек килешүгә имза куйдырту рөхсәт ителми. Никах килешүен, ир белән хатынның алдан сөйләшүе буенча, теләсә кайсы вакытта үзгәртергә яки юк итәргә мөмкин, – дип аңлатты Булат Закиров.

Юрист искәрткәнчә, никах килешүе ике шәхеснең хокукларын яклый яисә чикли алмый, ир белән хатын арасындагы шәхси мөлкәти булмаган мөнәсәбәтләрне, ир белән хатынның балаларга карата хокукларын һәм бурычларын җайга салмый. Ягъни, сез ирегезгә берничек тә балыкка бармаска, хатынга дус кызлары белән күрешмәскә дигән тыю кертә алмыйсыз. Шул исәптән беркайчан да хыянәт юлына басмаска дип тә. Анысы – намус эше.

Килешү кайчан отышлы?

Беренче сәбәп – никахлашуга кадәр булдырылган бизнес.

Сәлим – уңышлы гына үз эшен алып баручы эшмәкәр, хатыны Лилия – студент. Сәлим үз бизнесын Лилия белән очрашып йөри башлаганчы ук ачса да, керемне гаилә коргач кына ала башлый. Уртак мөлкәтләре юк. Киләчәктә фатир һәм машина сатып алырга ниятлиләр. Сатып алынасы милек уртак булачак. Монда инде бу эшкә кайсының күпме өлеш кертүе исәпкә алынмый. Никах килешүе нигезендә исә иргә – фатир, хатынга машина эләгәчәк дип килешергә була. Аннан соң булдырылган мал-мөлкәт уртак саналачак. Бу гадел дә. Чөнки Лилия дә, укуын тәмамлап, эшкә урнашачак.

Икенче сәбәп – яңа төзелә торган йорттан фатир сатып алу.

Алмаз өч бүлмәле фатир төзелешенә акча керткән. Ачкыч һәм белешмәне ул ике елдан соң гына кулына алачак. Ә ул инде сөйгәне Алсуга тагын бер елдан соң өйләнергә җыена. Кагыйдә буларак, фатир уртак мал саналачак. Аерылышкан очракта, суд бу фатирны ике кеше арасында бүлмәсен өчен, Алмазга әлеге фатирны шәхси акчасына сатып алганлыгын исбатларга кирәк. Нишләргә? Алмаз һәм Алсу никах килешүе төзи. Анда фатирның Алмазныкы булуы күрсәтелә.

Өченче сәбәп – туйга бүләк.

Фаил белән Алинәгә әти-әниләре Казаннан фатир бүләк итә. Бу бүләк өчен алты миллион сумны – кәләш ягы, өч миллионны кияү ягы салган. Милек турында белешмәне яшь гаилә туйдан соң ала. Кагыйдә буларак, гаилә таркалса, бу фатирны икегә тигез итеп бүләргә тиешләр. Никах килешүе нигезендә, Фаил белән Алинә менә нишли: йортның 2/3 өлеше – хатынга, 1/3 өлеше Фаилгә дип килешә.

Дүртенче сәбәп – аерым бюджет.

Альберт белән Гүзәл – эшләрендә дәрәҗәгә ирешкән кешеләр. Күп итеп акча эшлиләр, әмма аерым бюджет тоталар. Альберт үзенә машина, Гүзәл шәһәр читендә йорт сатып ала. Закон нигезендә, Гүзәлгә иренең джибыннан, ә иргә хатынының йортыннан ½ өлеш тиеш. Никах килешүе бәхәскә нокта куя. Гаилә әгъзалары үзләре сатып алган милекнең бердәнбер хуҗалары булуын күрсәтә. Һәркем үзенеке өчен үзе җавап тота.

* Федераль нотариаль палата белгечләре сүзләренчә, 2023 елда Россиядә яшәүчеләр 119,4 мең никах килешүен рәсмиләштергән. Бу 2022 елдагы саннарга караганда 11 процентка күбрәк.

* Агымдагы елның алты аенда ил күләмендә никах килешүләре саны 50 меңгә җиткән.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү