Фәрит Яхин: «Киләчәктә тарихи аң романнарын укый башлауларына бернинди шигем юк»

Халык арасында басма әсәрләргә битарафлык барлыкка килү беренче тапкыр гына түгел. Ул гасырлар дәвамында теге яки бу формада кабатланып торган. Димәк, вакыт-вакыт иҗат җимешләрен тәкъдим итүчеләргә үзгәрергә, укучыларына ярашырга да туры килә дигән сүз бу.  Бүген татар укучысын, кулына китап, газета, журнал тотып укысын өчен, нинди әсәрләр, нинди жанрлар белән кызыксындырырга була? Язучы, шагыйрь, филология фәннәре докторы, галим Фәрит Яхин белән без шушы сорауга җавап эзләп карадык.

– Фәрит Зәкиҗанович, сез соңгы арада «тарихи аң романы» дигән төшенчәне еш кулланасыз. Нәрсә дигән сүз ул?

– Мин гомерем буена татар акылын, татар аңын аңлатырга омтылдым. Соңгы егерме биш елымда шушы юнәлештә гыйльми эзләнүләремне алып барам һәм табышларымны, фәнни-теоретик фикерләмә кысаларына сыешып бетә алмаганнарын, әдәби иҗатка күчереп, әсәрләремдә укучыларга бирергә тырышам. Менә шуннан шигырьдән мәсәлләр язуга күчтем, фәлсәфи-этик мәгънәләр чәчмәләремдә урын ала башладылар. «Тарихи аң романы» дип аталган әдәби форма да шуның нәтиҗәсендә туды.

Без, татар халкы – тамырлы халык. Менә шуңа күрә дә тарихи аңы куәтле аның. Ул имән тамыры кебек катлы-катлы, тармаклы-тармаклы, гасырлар тирәнлегенә киткән. Аның һәр тармагын, барлык катларын бер итеп, бөтен рәвешендә күреп, аңлап, төшенеп бетү мөмкин түгелдер сыман. Фәннең генә моңа көче җитмәс кебек. Шуңа күрә әдәби алымнар, публицистик чараларны эшкә җигү сорала. Бу халыкка якынаер, укылышлырак булу өчен кирәк.

Тарихи аң романы – ул яңалыкмы?

– Бу форманың нигезләре, аерым күренешләре, үсентеләре элек тә булган, яшәгән. Онытылыбрак торганнар. Мәсәлән, татардагы Искәндәр Зөлкарнәйн, ягъни Александр Македонский яки Солтан Бәйбарс, Чыңгыз хан һәм аның нәселе хакындагы әсәрләрне шулар исәбенә кертер идем. Аннары, бүгенге көндә галимнәр каршында зур ышаныч тудыра алмаган, әмма халыкның тарихи аңы үсешендә аерым роль уйнаган «Тәварихы-Болгария», «Чыңгыз-намә», Кадыйргали бәкнең «Җәмигыт-Тәварих» әсәрләре – алар һәммәсе тарихи аң романы мәйданга чыгуга юл ярганнар. Язылуы 1600 нчы елларның тәүге елларына караган «Шәҗәраи-төрек» («Төрки халыкларның шәҗәрәсе») − Хива ханнарыннан Әбүлгазый Баһадурхан әсәре, татарга тарихи аңны саклап калдыру максатында мәйданга куелган. Автор аны нөсхә-нөсхә күчерттереп, башкортка, татарга, төреккә тараттырган. Ул да тарихи аң романы жанры формалашуда бер баскыч булып тора. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең тормышын сөйләү өчен тарихи аң романы жанрыннан файдаланганнар. Бүген андый әсәрләрне сыйра гыйлеме буларак беләбез, мәдрәсәләрдә, югары дини уку йортларында өйрәнәләр. Ул дини аңны ныгытуда һәм үстерүдә зур роль уйный.

Димәк, тарихи аң романнары элек тә булган, бу – бернинди дә яңалык юк дигән сүзме?

– Һәр чорның үз тарихы, үз яңалыгы бар. Тарихи аң романы катлаулы тарихи мәсьәләләрне чишүгә алыну максатында языла, югары зәвык белән бергә киң һәм тирән белем, гыйлемне табу чара-ысуллары белән таныш булуны таләп итә. Шул ук вакытта тормышта хәзер дә бара торган вакыйгалар, очрап торган күренешләргә игътибар бирүне урынлы таба торган жанр.  Аның укучысы да тормышны аңлаучы, яхшы белемле, күп очракта – чын ир-ат халкы. Хатын-кызларга кызыксыз икән дигән фикергә килергә ашыкмагыз. Шулай да тарихи аң романы асыл ир, егет, угылларны күздә тотып языла. Вакыйгалар барышы тарихның үзен барлау, хәтергә алу һәм бәяләү белән бергә алып барыла.

Татар халкы шактый олы һәм катлаулы тарихи үсеш чорын кичергән. Ул бервакытта да үзе генә яшәмәгән. Янында күршеләре булган. Күп төрле халыклар белән уртак ватан төзегән. Бусы да – безнең байлыгыбыз. Гасырлар буена әлеге халыкларның яшәешен саклап килә алуы белән татарлар үзләренә карата хәзер дә соклану хисләрен уята. Татарның хәтта үз дини карашлары, үз иман фәлсәфәсе, төшенчәләре бар. Татар язмышка ышана, ихтыярда да тәкъдирдән килгәнне сайлый. Төрекләр, мәсәлән, ихтыяр итүдә язмышка буйсынуны сайламыйлар, бәлки үз көчләренә һәм теләкләренә таяналар һәм моны Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинлек итеп күзаллыйлар. Ә татар язмышка буйсыну юлыннан чыкмый.

– Тарихи аң романы рухында язылган «Милли шәҗәрә» әсәре хакында ниләр әйтәсез?

– Бу әсәр җиде кисәктән тора, аларның һәркайсы аерым роман рәвешендә язылган. Максатым аңлы һәм белемле халык булуыбызга өмет белән сугарылган, шунлыктан әсәр тукымасына бары тик хакыйкый хәбәрләр генә алынды, хыялга, уйлап чыгаруларга урын калдырылмады. Болай язуы авыр, әлбәттә. Әмма укучы өчен кызыклы булырлык формалар табылды.  Укучы нәрсә әйтер әле – белмим. Бәлки кире кагар. Хәер, иҗат дәверемнең башлангыч чорында мөхәррирләр «Пәйгамбәрләр тарихы»н да кире каккан иделәр. Әйтергә кирәк, һәр яңалыкның авыррак кабул ителә торган гадәте бар. «Ватаным Татарстан» аша укучыларым белән элемтәгә чыгуым да беренче чиратта шуңа бәйле иде. Аңлатасы, фикерләрем белән уртаклашасым килде. Бәлки сораулар да туар.

Халык күңеленә барып җитәр дип ышанасызмы?

– Һәрхәлдә, һәр халык үзенең тамырларын, хакыйкатьне белеп яшәргә тиеш. Асылда, без тормыш-яшәешнең шартларына күнәбез генә бит. Шул ук вакытта аларга тәэсир итәргә, үзгәртергә яки куәтләндерергә тырышабыз. Ә бервакыт тормыш барышы үзгәрә дә куя. Хәтта салынган ныклы күперләр дә субайларыннан кырылып төшә. Хикмәт ташкын кубуда гына түгел. Олы су килә дә китә ул. Ә елга иске хәленә кайта. Димәк, нинди генә үзгәрешләр булса да, тарихи аң берничек тә юкка чыга алмый.  Халык бу хакта белеп торырга тиеш. Кызыксынып китеп, киләчәктә тарихи аң романнарын укый башлауларына бернинди шигем дә юк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү