Бастрыкин Татарстанда йөкле хатын үлеменә бәйле эшне контрольгә алды

Тикшерү комитеты башлыгы, тиз генә вакыт эчендә тикшерүне төгәлләп, бу җәһәттән тиешле мәгълүматлар җиткерергә кушкан.

Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Татарстан Республикасында йөкле хатын-кызга медицина ярдәменең тиешенчә күрсәтелмәвенә бәйле мөрәҗәгать буенча бурычлар йөкләгән. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Мәгълүмат үзәге хәбәренә таянып яза.

Бастрыкинга Татарстаннан мөрәҗәгать иткән ир-ат 2022 елның декабрендә йөкле хатынына Минзәлә шәһәре хастаханәсендә медицина ярдәменең тиешенчә күрсәтелмәү сәбәпләренә (белгечләр ачыклаган сәбәпләр турында сүз – ред.) ризасызлык белдергән. Гаеплеләр, элеккечә үк җаваплылыкка тартылмаган, инде әллә кайчан билгеләнгән суд-медицина экспертизасы ахыргача төгәлләнмәгән.

Россия Тикшерү комитеты Рәисе комитетның Татарстандагы Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Олейникка суд экспертизасын һәм тикшерүне тиз арада төгәлләү чараларын күрү, шулай ук бу җәһәттән үзенә мәгълүматлар җиткерү бурычын йөкләгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү