2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан селлерлары (интернет-кибетләрдә сатучы. – Ред.) саны 66 575 кә җиткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 23,7 процентка күбрәк. Гомумән алганда, Wildberries илнең иң эре маркетплейслары рейтингында беренче урынны алып тора. Икенче урында – Ozon, өченче урында Яндекс Маркет икән.
Маркетплейсларга нинди товар белән чыгарга? Нинди ялгышлыклардан сакланырга? Уңышка нәрсә комачаулый? Әгәр электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгарга ниятлисез яки хәзерге вакытта анда эшлисез икән, селлерларның тәҗрибәсе белән танышырга тәкъдим итәбез.
«Безнең башта маркетплейсларда сатучылар турында ялгыш образ яши»
Илназ Габидуллин (Кызык-Мызык), блогер:
– Быел апрель аенда Кытайдан 4 товарга заказ бирдем. Май урталарында «Ozon»да сата башладым. Элек иртә белән тыелган социаль челтәргә керсәм, хәзер тизрәк «Ozon»ны ачам. Товарларны күп регионнарга җибәрәбез. Күптән түгел генә икенче кибетемне дә ачып җибәрдем. Ир-атлар өчен кирәк-ярак сатам. Хәзер беренче кибеттә 10 төрле товар сатылса, икенчесендә – әлегә 3. Үзем башта маркетплейслар буенча курс үттем. Укымыйча гына сатарга өйрәнү бик кыендыр дип уйлыйм.
Кызганычка, күпләр товарны 50 сумга алып, 150 гә сатарга куя. Алай үзеңә файда тими, минуска чыгасың. Шулай итеп, күп кенә кибетләр берничә айдан соң ябылып куя. Тагын бер ягы бар: Кытайдан товарның фотосы буенча гына заказ бирәсең, ә ул сыйфаты ягыннан алдатырга, канәгатьләндермәскә мөмкин.
«Валчык өчен көрәшү ул»
Гөлсәрия һәм Ленар Сибгатуллиннар:
– 2021 елны Ozon маркетплейсына чыктык. Ул вакытта Ozon марафон үткәрде. Безгә үзмәшгульләргә булыша торган «Маркетплейс. Легко» оешмасы башка мәйданчыкларга да чыгарга мөмкинлек бирде. Шуннан без чираттагы онлайн кибетне – «Wildberries»ны үзләштердек. Үз товарларыбызны җитештерүче буларак, «Татар мохито» дигән юнәлештәге файдалы үлән чәйләре белән сатуга чыктык.
Сату бәясен дөрес куймау буенча кыенлыклар туып алды. Без гадәттә ярминкәләрдә куела торган бәя белән чыктык. Логистика, саклау урыны өчен онлайн кибетләр акча ала, шуңа боларны да истә тотып эш итәргә кирәк. Юнит-экономиканы игътибарга алырга киңәш итәбез. Чыгымнарның бәясе үзгәрүен исәпкә алып, керемнәрне фаразларга була.
Товарларны дөрес сайлый белү бик мөһим. Шул очракта гына аларга ихтыяҗ туа һәм сатып алучы табыла. Үтемле товарны сайлауның ике юлы бар. Беренче юл – онлайн кибетләрдә иң популяр кирәк-яракларны карап чыгып, Кытайдан очсызга кайтартып сату. Ләкин монда беренчелекне алу – валчык өчен көрәшү ул. Икенче юл исә – оригинал товарны сайлап алу яки аны үзең җитештереп, шуның белән кибетләргә чыгу. Оригинал товарлар беренче урыннарда тормаса да, нәкъ менә синнән сатып алучы барыбер табылачак.
«Иң «тешлеләре» генә калып бара бу өлкәдә»
Линар Закиров:
– 2022 елның башы – Мәскәүгә күченгән һәм журналистикадан тәмам бизгән чак. Нинди эшкә тотынырга белгән юк. Шулчак иптәш малай маркетплейста үз эшебезне булдырырга тәкъдим итте.
Иң элек, акча түләп, бу эшне кураторлар ярдәмендә өйрәнә башладык. Әмма беренче кураторларыбыз рәтле булып чыкмады, юкса 50 мең сум түләгән идек үзләренә. Шулчак икенче берәүне таптык. Анысы да, отышлы товарларны сатып алырга өйрәтеп, билгеле бер табышка җиткерәм, диде. Өч айда, дөрестән дә, күп нәрсәгә өйрәтте.
Маркетплейста сатыласы күпчелек товарларны эшкуарлар Мәскәүдәге «Садовод» дигән зур сәүдә базасыннан ала. Безне дә куратор, шунда алып барып, сатучылар белән ничек сөйләшергә, сатып алганда нинди әйберләргә игътибар итәргә – бар нечкәлекләренә өйрәтте.
Безнең беренче булып сата башлаган товарлар – тырнак өчен кирәк-ярак, чәч алдыра торган машинка һәм суны зур шешәләрдән кудырта торган электр помпасы. Әллә ни кыйммәт түгел иде оптовый бәяләре. Гомумән, маркетплейста кыйммәтле товарлар белән бик сак эш итәргә кирәк. Шушы товарлар мисалында бер әйбергә төшендек: Кытайдан кайткан көнкүреш техникасының барысы да сыйфатлы түгел. Хәтта бер партия эчендә дә юньлесе дә, юньсезе дә очрарга мөмкин. Беренче кураторларыбыз белән электрон кул сәгатьләре дә саттык. Көч-хәл сатып бетердек.
Егыласымны белгән булсам, салам түшәп куйган булыр идем, диләр бит… Икенче кураторлар белән эшли башлагач, нинди хата җибәргәнне аңладык. Теге яки бу товарны сата башлар алдыннан аның маркетплейста нинди санда булуын тикшерергә кирәк. Әгәр 5 меңнән артып китә икән, андый товарны сату кыенга туры киләчәк. 5 меңнән әзрәк булган очракта, рәхәтләнеп эшләргә була, дип аңлаттылар.
Маркетплейста эшеңне алып бару елдан-ел кыенлаша. Никме? Чөнки һәрвакыт яңадан-яңа комиссияләр барлыкка килә, аларның күләме дә артып тора. Бүген товар бәясенең 60 проценты (бөтен чыгымнар, шул исәптән рекламага киткән акча) маркетплейска китә. Әйтик, 1000 сумлык товарның 600 сумы маркетплейс кесәсенә шуа. 400 сум – үзеңә. Әмма товарны сатып алуга киткән акчаны да онытмаска кирәк бит.
Маркетплейска халыкның көтүе белән ябырылган чагы артта калды. Иң «тешлеләре» генә калып бара бу өлкәдә. Без хәзер Кытайдан товар кайтарта башладык. Бер үк төрле товарны, әйтик, 1 юаньга да, 10 юаньга да табарга була. Карап торышка бертөрле әйбернең сыйфаты нык аерылырга мөмкин. Андый очракта Кытайдагы арадашчы ярдәмгә килә. Әгәр товарның сыйфаты канәгатьләндерсә, бер партияне монда Мәскәүгә кайтартабыз да сату итәбез. Сату яхшы барса, тагын заказ ясыйбыз.
Үз кулларыбыз белән эшләнгән товарлар да бар бит әле. Эксклюзив дисәң дә була. Машина өчен татарча эшләнгән ябыштыргычлар чыгара башладык. Төрле эчтәлектәге шаян язулар анда: «Чәкчәк бармы?», «Чәй эчәбезме?», «Шаулама, бала йоклый», «Машинада бала бар», «Тәти кыз», «Әлдермешкә кайтам әле…» Бүтән бер милли телдә дә юк андый ябыштыргычлар. Бөтен интернетны актарып, анализлап чыктык. Татарлар бу җәһәттән беренче. Илебезнең төрле почмакларыннан килә заказлар. Бу арада Кырым якларына җибәрдек берничәне. Ябыштыргычларның бәясен чыгымнарны капларлык итеп кенә куйдык.
Фәрит Габделганиев, Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил:
– Маркетплейсларда безнең сатучыларның еллык әйләнеше 75 млрд сумнан артык бәяләнә. Хәзер республиканың һәр сигезенче (13%) эшкуары һәм үзмәшгуль кешесе үз товарларын электрон сәүдә каналлары аша сата. Аларның якынча 33 проценты өчен маркетплейсларда сату төп яки бердәнбер керем чыганагы булып тора.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat