Цирк директоры Эльмира Булатова сүзләренә караганда, иске манеж, амортизацияләү үзлекләрен югалту сәбәпле, артистлар һәм хайваннар, бигрәк тә атлар өчен уңайсызлыклар тудыра башлаган.
Манежны 18-19 нчы октябрь көннәренә эшләп җиткезәчәкләр. Баш инженер Павел Осотов әйтеп үткәнчә, яңа манеж өчен 30 елга якын хезмәт итәрдәй материал сайлаганнар:
– Манеж – циркның йөрәге. 2018 нче елдагы ремонт эшләреннән соң, без шулай ук манежны да яңартырга дигән карар кылдык. 6 ел эчендә ул үзенең амортизация үзлекләрен югалткан иде инде. Яңа манеж күпкатлы итеп, әлегә кадәр бер генә циркта да кулланылмаган материал белән эшләнде. Манежның өстендә Казан синтетик каучук заводында махсус ясалган уникаль каучук катламы ята, – дип сөйләде инженер. Иң беренче итеп, яңартылган манежны атлар сынап караячаклар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat