Федерация Советы машинаның дәүләт номерын күрсәтмәү мөмкинлеге бирердәй җайланмалардан файдаланучыларны 1,5 елга кадәр йөртүче таныклыгыннан мәхрүм итүне күздә тоткан закон кабул итүне хуплаган.
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, машина номеры пычрак яки танымаслык булса, йөртүчене 500 сумга штрафка тартырга мөмкиннәр. Дәүләт номерларыннан башка гына йөрүчеләрне, аларны яшерүче яки үзгәртүчеләрне исә 1-3 айга йөртүче “права”сыннан мәхрүм итәләр яки 5 мең сум күләмендә штрафка тарталар.
Законда шулай ук номерсыз автомобиль рулендә инспекторлар игътибарына кабат эләгүчеләрне дә 1,5 елга таныклыгыннан коры калдыру тәкъдим ителә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat