Наркотиклар өчен хөкем ителгән ир-ат хөкем карары чыгарылганнан соң судтан качкан

Бүген иртән, хөкем карары игълан ителгәннән соң, Казанның Мәскәү районы судыннан 30 яшьлек Станислав Стародубцев качкан. Аны наркотиклар саклау, сатып алу яки ташуда гаепле дип танып, сигез айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

“Татар-информ” хәбәренә караганда, Стародубцев документларга кул куйганда качкан. Хәзер аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре эзли.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү