Мәскәүнең Чазов исемендәге Илкүләм кардиология медицина-тикшеренү үзәгендә танылган кардиохирург Ренат Акчурин белән хушлашу булган. Җеназадан соң табутны, катафалкка урнаштырып, Троекуров зиратына озатканнар. Бу хакта “Известия” яза.
Җеназада мәрхүмнең хатыны Наталья, улы Максим, бертуганы генерал-полковник Рәсим Акчурин катнашкан. Кардиохирургның истәлеген яд итәргә шулай ук Россия һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министрлары Михаил Мурашко белән Марсель Миңнуллин, танылган кардиохирург Лео Бокерия, Татарстан Фәннәр академиясенең элекке президенты Мәгъзүм Сәлахов кебек шәхесләр килгән.
Акчурин, озакка сузылган авырудан соң, 6 октябрьдә 79 нчы яшендә үлгән. Ул Советлар Союзы һәм Россиянең атаклы кардиохирургы, Чазов исемендәге Илкүләм кардиология медицина-тикшеренү үзәге директорының хирургия буенча урынбасары, Россия Фәннәр Академиясе академигы булган.
Кардиохирург Россия һәм Европада беренче тапкыр коронар артерияләргә операция ясауда югары дәрәҗәдә нәтиҗәле микрохирургия техникасын гамәлгә керткән. Бу хәтта операция ясап булмый дип саналган сырхауларга да ярдәм итү, үлем-китем очракларын нык киметү мөмкинлеге биргән.
Танылган кардиохирург 1996 елның ноябрендә Россиянең беренче президенты Борис Ельцинның йөрәгенә коронар шунтлау операциясе ясаган.
Акчурин еллар дәвамында Татарстан белән тыгыз элемтәдә торган. Республиканың Мәскәүдәге Вәкаләтле вәкиллегендә табиблар клубына җитәкчелек иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat