Илгиз Абдракиповның кәләше аерылулары турында: «Аның сөяркәсе ролендә яшәргә теләмәдем»

Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың тол ире, продюсер Илгиз Абракипов, шушы көннәрдә кәләше Лия Мифтахова белән туй уздырды, аннан күп тә тормый аерылышты дип язган идек. «Интертат» аерылуның сәбәбен белергә теләп Лиянең үзе белән дә аралашкан.

Илгиз Абдракипов сүзләренчә, Лия туйдан соң нык үзгәргән һәм көннәрдән бер көнне «сине яратмыйм, синең белән яшәргә теләмим» дип китеп барган. Туйны хатыны үзенә пиар буларак, элекке ирен кире кайтару өчен файланган, дип сөйләде Илгиз.

Бу әңгәмәдән соң, «Интертат» Лия Мифтаховага да сүз бирергә булды. Аның белән элемтәгә кердек. Баксаң, туй мәҗлесе Илгиз Абдракипов белән Лия Мифтахованың никахлары рәсми рәвештә теркәлмәгән килеш узган икән.

Лия Даниловна, Илгиз Абдракипов, туй узып 1 ай үтүгә сезнең аерылышуыгыз турында сөйләде. Ә сез «без рәсми рәвештә өйләнешмәдек» дип белдерәсез. Андый очракта мондый матур туй, ак күлмәк, кунаклар нәрсәгә кирәк булды?

Әйе, әлеге шоу-программа «туй» дип аталды. Ул минем әлеге шоуда катнашуымны үтенде. Ләкин ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясамады. Шуңа күрә безнең рәсми аерылышуыбыз да булмады. Бу – бары тик 2 зур кешенең юллары аерылу гына.

Мин аның белән 1 ай яшәдем, үземә тәкъдим ясавын көттем. Ләкин ул үз өстенә җаваплылык – ир-ат буларак хатыны өчен җаваплылык алырга теләмәү сәбәпле, аның сөяркәсе ролендә яшәргә теләмәдем, әйберләремне җыйдым да китеп бардым.

Аның йортында барлык эшләрдә дә ярдәм итеп торучы яшь хуҗабикә бар. Миңа анда нәрсә калган?

Сез ЗАГСка барып язылышмадыгыз, бары тик туй гына уздырдыгыз булып чыга, әйеме?

Без никахта яшәдек. Өч тапкыр «талак» дип әйтсәләр, никахта яшәгән ир белән хатын аерылыша. Һәм никах документаль рәвештә теркәлми. Бу – бары тик cүзләрдә генә 2 кешенең бергә яшәргә ризалык бирүе. Ул кешегә җаваплылык өстәми. Никахтан соң кешеләрнең юллары аерыла, ләкин алар аерылышмый. Рәсми язылышканнан соң гына аерылышып була. Ә безнең очракта ул булмады. Илгиз бары тик миңа «аерылыштык» дип яла ягарга гына тырышты.

Мин бит аны, кияүгә чыгарга тәкъдим ясар дип, 1 ай көттем, ләкин көтеп җиткерә алмадым. Шуңа да «болай яши алмыйм» дип китеп бардым, сөяркә булып гомер итәсем килмәде. Кеше үз өстенә җаваплылык ала алмады.

Ә сез бу туйны уздырырга ничек ризалык бирдегез?

Ул миннән туй уздыруыбызны сорады. Күрәсең, күп еллар күләгәдә утырганнан соң, продюсер буларак, аңа пиар кирәк булгандыр. Туебызда кем генә юк иде. Шәхсән миңа, боларның берсе дә кирәк түгел иде. Мин – табиб-косметолог, миңа андый пиар нәрсәгә? Мин инде бу өлкәдә белгеч, һәм миңа популярлык кирәк түгел. Ул сораганга ризалаштым инде. Һәм, 1 ай эчендә дә берни дә үзгәрмәячәген күреп, китеп бардым. Аны үгетләп утыра алмыйм бит.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү