11 көннән соң… Казан халкына БРИКС саммиты ниләр бүләк итә?

30 дан артык ил лидерлары, 20 меңләп кунак. Тиздән Татарстан башкаласы дөнья күләмендә игътибар үзәгендә булачак. 22–24 октябрьдә узачак БРИКС илләре саммитына әзерлек эшләре инде төгәлләнеп килә. Кунакларның канәгать каласына шик белдерүче юк, ә шәһәр халкына әлеге чарадан нәрсә көтәргә?

Дәрәҗә һәм җаваплылык

Мәгълүм булганча, БРИКС саммитында катнашачакларын 30 дан артык ил лидерлары инде раслаган. Бу хакта чарага багышланган матбугат очрашуында Россиянең тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков хәбәр итте. Казан мэры Илсур Метшин бу көннәрдә башкалада 20 меңләп кунак көтелүен әйткән иде. Саммит кунаклар саны буенча да Казан өчен тарихи вакыйгага әйләнергә мөмкин. Мэр әйтүенчә, моңарчы шәһәрнең өч көн дәвамында бу кадәр кешене берьюлы кабул иткәне булмаган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый зур вакыйганы уздыру – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык.

Өйрәтмиләр мәктәпләрдә

Әлеге чара башкала халкының тормышына да йогынты ясамый калмаячак, билгеле. Беренчедән, шәһәр күзгә күренеп үзгәрә. Төзекләндерү, төзү, яңарту эшләре саны буенча да рекорд теркәрлек. Шәһәр мэры Илсур Метшин шулай ди.

– Моның кадәр парклар һәм скверларны яңартканыбыз юк иде әле. Һәр халыкара вакыйга безгә шәһәр инфраструктурасын яхшыртырга, яңа парклар, скверлар ясарга, йортларның фасадын яңартырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә әлеге чараларны үткәрү өчен көрәшергә, җиңәргә һәм аларны иң югары дәрәҗәдә уздырыр өчен бар көчне куярга кирәк, – диде Илсур Метшин.

Башка үзгәрешләргә килгәндә, Казан мәктәпләрендә укучылар 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр ял итәчәк. Алдан ук билгеле булганча, аларның көзге каникуллары бер атна алдан башлана. Татарстанның башка шәһәр-районнарында балаларның көзге каникулы гадәттәгечә – 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк.

Казанның көллият, техникум һәм югары уку йортлары студентлары исә 7 октябрьдә дистанцион укуга күчте. Мондый форматта уку 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук бу көннәрдә дәүләт хезмәткәрләрен түләүле ялга җибәрәләр, ә шәхси оешмалар хезмәткәрләренә дистанцион эш режимына күчәргә киңәш итәләр.

Ишекләр ябыла

Саммит алдыннан һәм чара узачак көннәрдә туристлар һәм шәһәр халкы Казан Кремле музейларына да керә алмаячак. 17–23 октябрь көннәрендә экскурсияләр уздырылмый.

Китап сөючеләргә дә өч көн дәвамында Милли китапханәгә бармый торырга туры килер. Бу хакта китапханәнең социаль челтәрләрдәге битләрендә язганнар. 21–24 октябрьдә китапларны алып та, биреп тә булмаячак. Китапларны кайтару срогы исә автоматик рәвештә озайтылачак.

10 мең яңа урын

Бу көннәрдә машиналы кешеләргә дә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Ник дигәндә, башкаланың кайбер урамнары ябылачак.

Юлларга бәйле тагын бер яңалык: саммитка кадәр Казан урамнарында 100 яңа автобус йөри башлаячак. Яңа җәмәгать транспортын Рөстәм Миңнеханов та барып күрде.

27 урынлы автобуслар җәмгысы 96 кешегә исәпләнгән. Һәркайсында кондиционер бар. Яңа автобусларны транспорт кытлыгы булган маршрутларга билгеләгәннәр.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү