Кермим әле урманнарга…

Татарстан урман хуҗалыгы коррупциягә каршы ничек көрәшә? Бу хакта тармак министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белән сөйләштек.

– Илгизәр Наилевич, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә нинди эш башкара? 2024 ел башыннан ниләр эшләнде?

–Бу эшчәнлек Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының аерым контролендә тора. Без хезмәткәрләр арасында коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга тырышабыз. Моның өчен төрле семинарлар, лекцияләр үткәрәбез. Коррупциягә каршы законнар буенча методик киңәшләр бирәбез. Материалларны стендларга урнаштырабыз. Бүләк бирүгә һәм бүләк алуга кагылышлы чикләүләргә аерым басым ясала. Аларны үтәү – мәҗбүри булып тора.

Вазыйфага керешер алдыннан һәр гражданин белән әңгәмә уздырыла. Коррупциягә каршы законнарда билгеләнгән таләпләр турында аңлатыла.

Бу эш нигезендә 2024 елда коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 3 утырышы уздырылды. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең 1 утырышы узды. Аларда коррупциягә каршы сәясәт чараларын башкару, коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре каралды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында тапшырыла торган белешмәләрне кабул итүгә һәм тикшерүгә аерым игътибар бирәбез. Мондый мәгълүматларны Министрлык хезмәткәрләре генә түгел, ведомствога караган оешмаларның җитәкчеләре – урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары да бирә. Быел 45 дәүләт хезмәткәре һәм ведомствога караган учреждениеләрнең 59 җитәкчесе тапшырган шундый белешмәләр тикшерелде.Быел дәүләт хезмәткәрләре түләүле башка эш башкару турында Министрлыкка 2 белдерү җибәрде. Оешмалардан хезмәт килешүен төзү, шулай ук дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән гражданин белән хезмәт контрактын төзү турында 10 хәбәр килде. Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру өчен Татарстан Республикасының рәсми порталында 19 норматив хокукый акт проекты урнаштырылды.

Безнең эшчәнлек һәркемгә ачык. Һәр гражданин, Министрлыкка, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, яисә Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша документлар тапшырып, 14 дәүләт хезмәтеннән файдалана ала.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзү хокукын сату буенча аукционнарда катнаша ала, алар https://sale.zakazrf.ru/ электрон мәйданчыгында үткәрелә.
Техника һәм җиһазлар, шулай ук башка товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алуга килгәндә, барысы да шулай ук электрон формада https://zakupki.gov.ru/ системасында башкарыла.

– Ә коррупциягә каршы тору турындагы законнар таләпләрен үтәү өлешендә Министрлык бүлекләре эшчәнлеген кем тикшерә?

– Министрлыкта коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат бар. Министрлыкның 2014 елның 20 маендагы 188-осн номерлы боерыгы нигезендә вазыйфаны биләү коррупция куркынычына бәйле булган 11 дәүләт хезмәте вазыйфасы расланды. Болар – аренда мөнәсәбәтләре бүлеге, урман фондын саклау секторы, дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урманнарны төзекләндерү бүлеге, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге. Әлеге структур бүлекчәләрнең эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә.

– Ведомствога караган учреждениеләр ничек тикшерелә?

– Ведомствога караган оешмаларның эшчәнлеге барлык юнәлешләр буенча, шул исәптән урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр буенча тикшерелә.
Коррупция куркынычына бәйле юнәлешләргә килгәндә, әйтик, законсыз агач әзерләүне кисәтү өлешендә Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге белгечләре даими рәвештә районнарга чыгалар, урманчылыкларда булалар, санитария-савыктыру чаралары үткәрелгән участокларны тикшерәләр.

Башка чаралар да күрелә. Мәсәлән, Министрлыкка караган оешмаларның урман законнарын бозу нәтиҗәсендә урманнарга китерелгән зыянны исәпләү һәм аларны каплау өлешендә башкарылган эшләренә тикшерүләр уздырыла.

Министрлыкның финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контроль бүлеге урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының бюджет акчаларыннан максатчан файдалануын тикшерә. Бүлек белгечләре шулай ук урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларында булып, аларның эшчәнлеген тикшерәләр. 2024 елда мондый хокук бозулар ачыкланмады.

– Һәм йомгаклап, министрлыкта яки аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә коррупцион хокук бозулар турында ничек хәбәр итәргә мөмкин?

Һәр гражданин Министрлык һәм аңа караган учреждениеләр белгечләре тарафыннан хокук бозулар турында теләсә нинди уңайлы ысул белән хәбәр итә ала. Министрлыкта «ышаныч телефоны» эшли: 8 (843) 221-37-23, Ямашев проспекты, 37А адресы буенча урнашкан бинада «хәбәр тартмасы» бар. Сайтта ел саен Министрлыкта коррупция торышы турында җәмәгатьчелек арасында онлайн-сораштыру үткәрелә (https://minleshoz.tatarstan.ru/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү