Татар музыкасына икенче сорт итеп карау дөресме? Ни өчен читтә яшәүче татарлар туган телләрен яхшырак белә? Нәрсә ул – Ватан? Милли музыка яклауга мохтаҗмы? Күптән түгел «ВТ»да кунакта Татарстанның атказанган артисты, танылган пианист, Лоян (Кытай) университеты профессоры Альберт Сәйфуллин булып китте. Без аның белән шушы һәм башка четерекле сорауларга җавап эзләдек.
– Альберт әфәнде, сезнең карашка Казан ничек үзгәргән?
– Казан үсештә. Заманында Самара, Түбән Новгород кебек шәһәрләр матуррак, төзегрәк булса, хәзер инде Казан Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре белән бер рәттә. Архитектура ягыннан алсак та, мәдәният каланчасыннан карасак та шулай. Шәһәр белән бергә халкы да үзгәргән. Кайчандыр авылдан килеп, бирегә төпләнгән кешеләрнең балалары, оныклары үсеп җитте. Алар инде шәһәр мәдәниятен барлыкка китерә. Бу күренеш бик кызыклы. Авыл – минем өчен мәдәниятнең бишеге ул. Атаклы җырчы Илһам Шакиров, әтием – композитор Ганс Сәйфуллин да – авыл балалары бит. Зыялылар… Кайчак бу хакта уйланам һәм зыялылар барыбер аз дигән фикергә киләм. Зыялылык ул кашык белән матур ашау гына түгел, ул – күңел байлыгы, гыйлемлелек тә.
– Ерактан яхшырак күренә, диләр. Туган якка кайткач, кешеләрдә нинди уңай һәм кимчелекле якларны шәйләдегез?
– Асылыбыздан ераклашып барабыз кебек. Халык, кирәксә-кирәкмәсә дә, сөйләменә рус сүзләре кыстыра. Моң югала кебек. Музыка өлкәсендә хәзер бер генә юнәлеш бар – эстрада. Мәрхүм әтием: «Яшьләрнең күпчелеге татар җырын урысча җырлый», – дип әйтә иде. Чөнки башкаручының моңы юк. Ул бик дөрес җырларга мөмкин, төрле телләрдә җырларга мөмкин – ә моңы булмаса, ул татар башкаручысы була алмый. Таһир Якуповның бер генә җырын тыңлап карагыз – елата бит! Моң күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Заманында җырчылар бик аз, әмма кабатланмас иделәр. Хәзер алар бик күп, әмма сыйфат югалган.
Тагын бер уйландыра торган күренеш бар: халыкка җыр гына кирәк. Ә инструменталь чыгышлар? Инкыйлабка кадәр скрипкада да уйнаганнар, гармун, баян, курай музыкасын тыңлау гадәти күренеш булган. Хәзер бу Башкортстанда гына сакланып калган дип әйтергә була. Баянчылар бар, әмма күбесе татарча уйнамый. Мин моңа шаккатам.
Эстрада шоу мөнбәренә әверелеп бара. Хәтта оркестрлар да шоу ягына каера, артистлар, артык драматизмга бирелеп, ясалмалыкка кереп китә.
Моң дигәннән. Яшь композиторларның иҗатын күзәтеп барам. Татар музыкасын язабыз, диләр. Ләкин күбесе неоклассика тәкъдим итә. Неоклассика нәрсә ул, дисәгез, аңлатмасы – рус, инглиз һәм башка музыкаларның кушылмасы. Кызганыч, чын татар композиторлары бик сирәк.
Пианист булгач, үз юнәлешемдәге кимчелекләргә дә йөрәгем әрни. Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев музыкасы сирәк яңгырый. Мәсәлән, скрипка буенча бер генә диск та очратканым юк.
– Кытайда үзегезне ничек хис итәсез?
– Безнең охшаш якларыбыз бик күп. Аяк киемнәре, өс киемнәре охшаш, музыкада да уртаклыклар байтак. Азия – мөгаен, безнең мәдәни бишегебездер. Сүзләрне генә алыйк: без «нихәл» дибез, алар «нихао» ди, «туң» да – уртак сүзебез. Индеецларны карагыз сез: алар бит төрекчә сөйләшә. Тарихны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Мин Кытайда Лоян шәһәрендә Педагогия университетында укытам. Лоян ул – Кытайның үзәге. Буддизм да Лояннан, борынгы династия дә шушыннан ук чыккан. Пекин исә – маньчжур династиясе килеп чыккан җир. Укучыларым Мәскәү консерваториясендә белем ала. Ике укучым Казан консерваториясенә фортепиано юнәлешендә укырга керде.
– Еш кына социаль челтәрләрдә Кытай оркестры чыгышын татар музыкасы дип урнаштыралар. Бу – бер яктан, аһәңнәр охшашлыгы, әйе. Ә икенче яктан – проблема. Татар кешесе, үз моңына сусап, интернетта башка музыкаларны эзли. Димәк, бездә оркестрлар Европа музыкасын уйный. Кызганыч, татар музыкасы примитив дигән караш яши.
– Бу – бик кызганыч күренеш. Биредә күбрәк ниндидер чаралар финанслана, ә билгеле бер тармак үсешенә акча бүлеп бирелми. Скрипка, фортепиано, симфоник уен кораллары үсешен күздә тотуым. Болар барысы да Совет заманында бар иде. Шуңа күрә Нәҗип Җиһанов бер-бер артлы симфонияләр иҗат итте, Фасил Әхмәтов Шостаковичта белем алды. Ул чакта бөтен татар композиторлары баянда уйный иде. Хәзер композиторлар пианинода ике аккорд уйный… Әмма бу татар музыкасы бәласе генә түгел, дөнья буенча шундый тенденция бара.
– Кытайда классик музыка яраталар, дисез, бездә – күбрәк шоуны…
– Шоу белән алга китеп булмый. Алга китү өчен, музыка юнәлешләрен үстерергә, профессионалларны тәрбияләп чыгарырга кирәк. Мин консерватория каршындагы музыка мәктәбендә укыдым. Менә ул – профессиональ мәктәп. Ә шәхси мәктәп, студияләргә мин бераз шикләнеп карыйм. Редакциягә килгәндә, шаккатып карап уздым: адым саен студия, мәктәпләр ачылган. Минемчә, анда бизнес беренче урында. Әлбәттә, тамашачы тәрбияләү өчен андый җирләр дә кирәктер. Әмма профессионаллар өчен түгел. Үз юнәлешеңнең белгече булырга 2–3 айлык курс кына җитми. Ә хәзер әнә шундыйлар күбәйде. Бөтен дөньяда шундый хәл.
– Тагын бер мәсьәлә бар бит әле. Ясалма интеллект рәсем ясый, әсәр яза, музыка иҗат итә башлады. Бу куркынычмы?
– Ясалма интеллект үсәр инде ул, әмма иҗатта кешене узып китә алмас. Кешедә хис бар, интеллектта ул юк. Хис кенә хисне тудыра ала. Менә бит хикмәт нәрсәдә.
– Менә сез – Кытай университеты профессоры, танылган пианист. Әгәр Казанда калган булсагыз, иҗатыгыз ни дәрәҗәдә колачлы булыр иде икән?
– Мин – дөнья буйлап белем тупларга дип киткән кеше. Ә мөгаллимлеккә килгәндә… Беләсезме, педагоглар күп, башкаручылар сирәк бит хәзер. Чын скрипкачылар, пианистлар… Музыкаль әсәрләр булмагач, оркестрлар аккомпанемент ролен үти. Алай булырга тиеш түгел бит. Без Җәмил Шәрифуллин белән диск чыгардык. Татар музыкасы дискын да чыгарыр идек, финанс мәсьәләсен хәл итә алмыйбыз. Андыйлар без генә түгел, алар күп. Бу үзебезгә реклама ясау түгел, миңа инде хәзер берни дә кирәкми. Ә проблема тирәндә. Менә инде ике дистәдән артык ел төрле конкурсларда жюри булып утырам. Питерга, Мәскәүгә дә барам. Кайвакыт атказанган артистка беренче премия бирелмәүгә гаҗәпләнәләр. Жюри өчен конкурсантлар барысы да бертигез. Конкурста исемле булу мөһим түгел, нәтиҗә кирәк, ә ул юк.
– Әтиегез Ганс Сәйфуллин үтә тыйнак, аз сүзле талантлы шәхес иде. Тыйнаклык – танылуга киртә, диләр бит. Хәзерге заманда бигрәк тә. Сез дә артык тыйнак кешегә охшаган.
– Өлкән буын онытмый аларны. Ә яшь буынга, әлбәттә инде, шәхесләрне танытырга кирәк. Бу җәһәттән урам исемнәре дә ярдәмгә килә алыр иде. Казанда татар шәхесләре исемнәрен йөрткән урамнар күп түгел. Мөгаен, башка шәһәрләрдә дә шул ук хәлдер. Австриядә, мәсәлән, Бетховен штрассе, Шуберт штрассе – бер-бер артлы тезелеп киткән. Мин инде үз каланчамнан карап фикер йөртәм. Сәясәтче дә, җитәкче дә түгелмен. Әмма ачуым килә. Мәсәлән, Шамил Шәрифуллинның кызы Гүзәл, бер урамга әтисе исемен куштырырга дип, күпме йөри, әмма кире кагыла килә. Әтием исемен мәңгеләштерүгә килгәндә, шөкер, Баулыда сәнгать мәктәбенә Ганс Сәйфуллин исеме бирелде. Бу җәһәттән Баулы районы башлыгы урынбасары Ренат Хәмидуллинга бик зур рәхмәт. Аның тырышлыгы белән әнә шундый зур эш башкарылды.
– Читтә яшәп, туган телне һәм татарлыкны ничек сакларга?
– Туган тел – канда, татарлык – җанда ул минем. Гәрчә консерватория каршындагы махсус мәктәптә татарча укымасам да. Хәзер мәктәпләрдә татар теле атнасына 3 тапкыр керә, диләр. Әмма балалар татарча бер сүз дә сөйләшми. Укытучыдамы гаеп, гаиләдәме, мохиттәме? Мөгаен, барыбызда да гаеп бардыр. Эшем буенча мин күбрәк инглиз, немец телләрендә аралашам. Аңа карап туган телемне онытмаганмын. Яшерен-батырын түгел, яшь чакта аның әһәмиятен аңламаганмын. Ул тормыш тәҗрибәсе белән килә. Яшь барган саен, әтине күбрәк уйлыйм, күңелдә төрле хатирәләр яңара. Бервакыт стадионда чыгыш ясарга җыеналар. «Әти, костюм ки инде», – дим. «Юк, халык мине алай кабул итмәячәк», – ди. Таланты никадәр зуррак, кеше үзен шулкадәр гадирәк тота. Үзләрен халыктан олырак дип санаучылар чынлыкта вак кешеләр була.
Кытайда «джунго» дигән төшенчә бар. Ул «үзәк дәүләт» дигәнне аңлата. Кытай кешесе Америкага да, Европага да илтифат итми, аның карашы – үз джунгосында, үзәктә. Безнең яшьләрнең карашы Европага, Америкага төбәлгән. Минем джунго – Татарстан, Казан. Чит илдән монда кайткач, күзләрем ак яулыклы әбиләрне, түбәтәйле бабайларны эзли. Алар белән күрешкәч, күңелем тынычлана.
Блиц-сораштыру
– Иң зур теләгегез?
– Мәдәнияткә игътибар зуррак булсын иде. Атаклы Шаляпин да бит: «Бушка сандугачлар гына сайрый», – дип әйтә торган булган.
– Соңгы вакытта нинди китап укыдыгыз?
– Андрей Платоновның «Котлаван»ы һәм атаклы опера җырчысы Николай Гедданың «Дар не дается бесплатно» дигән автобиографик әсәре. Соңгысы – тавышы көчле булмаса да, матур җырлау турында. «Бернерсның тавышы бармы?» – дип сорасаң, югалып калалар. Аның тембры матур булган. Таһир Якуповның да тембры матур иде.
– Сез – «Жигули» хуҗасы да бит әле. Аның тарихы бармы?
– Әйе, минем «шестерка» машинасы бар. 1998 елгы, винтаж автомобиль. Мин – патриот, совет кешесе. Кытайда үземне ничек хис итүемне сорадыгыз. Анда совет иле чагылышлары бар. Анда да коллектив тормыш белән яшиләр, паркларда күңел ачалар. Рух һәм ярату бар анда. Без әнә шуларны югалтмадык микән? Ә бит барысын да акча белән генә үлчәргә ярамый.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat