Минзәлә районында М7 юлында ике пассажир автобусы бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” фаҗигане үз күзләре белән күрүчеләр сүзләренә таянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда. “КамАЗ” автобусы (анда 12 кеше булган) Уфадан Чаллыга килүче Yutong маркалы автобусына килеп бәрелгән. Берничә кешегә зыян килгән. Һәлак булучылар да бар.
Коточкыч фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat