Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов Россия Президенты Владимир Путинга Төркмәнстан шагыйре һәм классигы Мәхтүмкули Фрагиның тууына 300 ел тулу хөрмәтенә медаль тапшырган. Төркмәнстан сәясәтчесе билгеләп үткәнчә, Россиядә дә бу юбилей датасын билгеләп үткәннәр.
Бердымөхәммәдов эштәге ярдәме өчен Путинга рәхмәт белдергән. Аның әйтүенчә, Россия Президентына әлеге бүләкне тапшыру ике дустанә ил арасында ниндидер бер символ булып тора.
Исегезгә төшерәбез: бүген Ашхабадта “Вакытлар һәм цивилизацияләрнең үзара бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе” дигән Халыкара форум уздырыла. Бу чара Төркмәнстанның бөек шагыйре һәм философы Мәхтүмкули Фрагиның юбилее хөрмәтенә багышлап оештырылган. Форумда, Путиннан тыш, Әрмәнстан, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Пакьстан һәм Үзбәкстан лидерлары чыгыш ясаган.
Мәхтүмкули Фраги – төркмән әдәби теленә нигез салучы. 1724нче елда туган. Шагыйрьнең әсәрләре башта сәхнә осталары тарафыннан телдән генә буыннан-буынга тапшырылган. Алар XIX гасырның икенче яртысында гына басыла башлаган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat