Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Ак Барс” волейбол клубын котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол Федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Рәис Администрациясе җитәкчесе, “Динамо” оешмасы Рәисе Әсгать Сәфәров, “Динамо-Ак Барс” клубы президенты Леонид Барышев, “Динамо-АК Барс” клубы баш тренеры Зоран Терзич һәм волейболчы кызлар исеменә “Динамо-Ак Барс” хатын-кызлар волейбол клубының Илнең волейбол легендалары кубогын яулавы уңаеннан котлады.

“Сезне чираттагы зур бүләгегез – Илнең волейбол легендалары кубогын яулавыгыз уңаеннан котлыйм, диелә котлауда. – Гаять зур осталыгыгыз, җиңүгә ихтыяр көчегез белән көндәшләрегездән өстен торуыгызны күрсәттегез. “Динамо-Ак Барс” –бердәм һәм чын мәгънәсендә профессионаллардан торган команда булып торуына дәлил бу. Югары дәрәҗәдәге осталыгыгыз, легендар волейболчы Инна Рыскальга (турнир аның исемен йөртә) лаеклы булырга тырышуыгыз өчен, “Динамо”ның иң яхшы традицияләренә тугрылыгыгыз өчен һәркайсыгызга зур рәхмәт белдерәм. Россия кубогы уеннарында да спортчы кызларыбызга тиңнәр булмаячагына ышанам! Сезгә чын күңелдән уңышлар һәм яңа үрләр телим!”

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү