Казанда 19-24 октябрьдә прокат самокатлары һәм велосипедлардан файдалану тыела.
Хәзерге вакытта алар шәһәр урамнарыннан чыгарыла. Бу хакта башкалабызның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләп үткән.
Моннан тыш БРИКС саммитына әзерләнү һәм аны үткәрү чорында шәһәрнең үзәк өлешендә такси хезмәтләре чикләнелә. Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, чикләүләр исемлеге белән такси агрегаторларының рәсми сайтларында танышырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat