Татарстан матди иминлек ягыннан төбәкләр рейтингында өскәрәк күтәрелгән

Татарстан узган елда халыкның матди иминлеге ягыннан төбәкләр рейтингында 12 нче урынга чыккан. «РИА Новости» төзегән исемлектә республика 65,39 балл җыйган. Бу – 2022 елдагыга караганда 8,31 баллга күбрәк.

Ямал-Ненец автономияле округы беренче урынга чыккан (100 балл). Чукотка автономияле округы – икенче (99,01). Магадан өлкәсе өченче урынга «кунаклаган» (98,42). «Иң-иң»нәр дистәсенә шулай ук Ненец (95,08), Ханты-Манси (93,65) автономияле округлары, Сахалин (93,31), Мурманск (93,09) өлкәләре, Мәскәү (86,58), Санкт-Петербург (83,30) һәм Камчатка крае (79,66) кергән. Ә менә Ингушетия (2,33) соңгы – 85 нче урынга урнашкан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү