Әгерҗедә яшәүче кыз 18 яшенә кадәр әти-әнисез калган. Өч ел фатир бирүләрен көткәннән соң, хәзер аңа прокуратура ярдәме белән торак бирү хәл ителә. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы торак комиссиясе карары белән кызны торак белән тәэмин ителергә тиешле ятим балалар исемлегенә керткәннәр. Әмма 2021 елның ноябреннән хәзерге вакытка кадәр аңа фатир ачкычы бирелмәгән.
Ятим кызның хокукларын яклау максатыннан район прокуроры Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына махсуслаштырылган торак урыны наймы шартнамәсе буенча төзекләндерелгән торак бирү бурычын йөкләү турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Суд карарының үтәлешен район прокуратурасы контрольдә тота.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat