Тиңе юк чара. Төгәл бер атнадан бар дөньяның игътибары Татарстан башкаласына төбәләчәк. 22–24 октябрьдә Казан зур халыкара чара – БРИКС илләре саммитын кабул итәчәк. Киләчәк кунаклар, катнашачак илләр саны буенча Россиядә бу чарага тиңнәр юк.
Татарстан вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Хөкүмәт йортында узган очрашуда зур чарага әзерлек эшләре турында тәфсилләп сөйләде.
– Күз алдына китерегез: Казанга 33 ил җитәкчеләре һәм 6 халыкара оешма башлыгы киләчәк. Татарстан башкаласына тәүге мәртәбә БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш та киләчәк. Татарстан гына түгел, гомумән, Россиянең дә мондый зур делегацияләрне кабул иткәне юк әле. Әзерлек җәһәтеннән бик зур эш башкарылды, – диде Гафаров.
Билгеле, бу кадәр кунак көткәндә ниндидер чикләүләр кертмичә мөмкин түгел. Бигрәк тә әлеге чара узачак объектлар тирәсендә. Әмма аларның күпчелеге Казан һәм Татарстан халкының куркынычсызлыгы өчен кертелә.
– Без БРИКС саммиты Казанда яшәүчеләр өчен ниндидер уңайсызлыклар тудырмас өчен барын да эшлибез. Әмма ниндидер чикләүләрсез дә мөмкин түгел, моны дөрес аңласагыз иде, – диде бу җәһәттән Шамил Гафаров.
Ышаныч билгесе
БРИКС саммитын Казанда уздыру ул – беренче чиратта, ышаныч билгесе. Моңарчы да шактый еш кабатланган бу сүзләрне журналистлар белән очрашуда Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев та әйтте.
– Россия Президенты Владимир Путинның әлеге чараны Казанда уздыру карары – безнең республикага, җитәкчелеккә һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ышаныч билгесе. Әлеге карар Татарстанда социаль-икътисадыйүсешнең югары дәрәҗәдә булуын, республикада иҗтимагый бердәмлек саклануы турында сөйли, – диде ул. – Бу – җитәкчелек өчен генә түгел, Татарстанда яшәүче һәр кеше өчен зур мәртәбә. Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаковбилгеләп үткәнчә, БРИКС саммиты – Россия тарихында уздырылачак иң зур тышкы сәяси чара. Һәм ул чын мәгънәсендә тарихи булачак.
Безгә ни файда?
Булган элемтәләрне ныгыту, яңа элемтәләр булдыру мөмкинлеге. Әлеге чараның Татарстан өчен әһәмиятен бер җөмләгә генә сыйдыру авыр, билгеле. Игорь Савельев сүзләреннән аңлашылганча, БРИКС саммиты, иң беренче чиратта, Татарстан икътисадын тагын да ныгытачак.
– Әлеге саммит Татарстанның тышкы элемтәләре өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Товар әйләнеше, товар экспорты, алдынгы технологияләр, туризм, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм башка тармакларда БРИКС дәүләтләре белән хезмәттәшлекне тагын да киңәйтәчәк, – дип аңлатты ул.
Алда әйтелгән сүзләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның БРИКС саммиты кысасында катнашачак чаралар планы да раслый.
– Без Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы, «Россия – Ислам дөньясы» төркеме кысасындагы чараларда да катнашачакбыз. Билгеле, Татарстан Рәисе саммитка килгән дәүләт башлыкларының барысы белән дә очрашачак. Кайберләре белән аерым сөйләшүләр узачак. Һәм алар чарадан соң да дәвам итәргә мөмкин, – дип сөйләде Савельев.
Билгеле, инде хәзердән үк күзгә күренә торган үзгәрешләрне дә санап китте ул. Хәер, халыкара чараларның башкалада тирән эз калдыруы берәүгә дә сер түгел.
– Кунакханәләр, социаль объектлар төзелә, парклар, скверлар яңартыла, юллар салына. Иң мөһиме – Казан һәм республика халкының яшәү сыйфаты арта, – диде бу җәһәттән Игорь Савельев.
Чикләүләр кертелә:
– уку йортларында читтән торып уку оештырыла, мәктәпләрдә каникул башлана, балалар бакчаларында дежур төркемнәр генә эшли;
– бу көннәрдә дәүләт хезмәткәрләрен түләүле ялга җибәрәләр, ә шәхси оешмалар хезмәткәрләренә дистанцион эш режимына күчәргә киңәш итәләр;
– Казанның кайбер урамнарына (җәяүлеләргә дә үзләре белән паспорт йөртергә киңәш итәләр);
– җәмәгать транспорты режимына һәм хәрәкәт схемасына (үзгәрешләр белән «ВТ»ның социаль челтәрләрендә таныша аласыз);
– каршеринг, самокат, велосипедта йөрүчеләргә (19–24 октябрьдә);
– машина кую урыннарына (муниципаль парковкалар эшләмәячәк).
Гадәти режимда эшли:
– Казан аэропорты (әмма рейслар кичектерелергәмөмкин);
– медицина оешмалары;
– ярминкәләр.
– Казанга 33 ил җитәкчесе (24есенең башлыгы), 6халыкара оешма башлыклары килүе көтелә.
– Чараларның күпчелеге 4 объектта – «Казан Экспо», Казан Кремле, Казан Ратушасы, Казан аэропортында узачак.
– Делегацияләр өчен 86 объект – 57 кунакханә һәм Казандагы шифаханәләр, тулай тораклар әзерләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat