Яңа ремонт ясаган йорт көлгә әйләнгән

13 октябрь көнне Кукмара шәһәрендә йорт янган. Фәридә һәм Рөстәм Шакировлар бернәрсәсез урамда калган.

– Ул көнне без әни белән яңа пәрдәләргә заказ бирергә дип чыгып киткән идек. Әти өйдә үзе генә калды. Өебезне яңартып, ремонт ясаган идек. Тәрәзәләрне алыштырдык. Тик матурлап бетергәч кенә тынычлап яшәргә язмаган икән. Пәрдәләргә заказ бирергә дә өлгермәдек, күршебез янасыз дип шалтыратты, – дип сөйли Шакировларның кызлары Энҗе.

Энҗенең сеңлесе бар. Алар Казанда яши икән. Атна ахырына әти-әнисенә янына кайткан булалар.
Әтиләре Рөстәм ул чакта өйдә үзе генә була. Әле ярый, чыгып өлгерә. Янгын сүндерүчеләр вакытында килсә дә, йортын саклап калып булмый.
– Бөтен әйбер янып бетте. Әти белән әнигә бик авыр. Тырышып җиткергән йортыбыз кара күмергә әйләнде. Ничек тә нигезебездә яңадан йорт саласы иде. Ярдәм итегезче, – ди Энҗе.
Шакировларга ярдәм итәргә телүчеләр Энҗе Рөстәм кызы исемендәге Саклык банкы (СБЕР) картасына акча күчерә ала. Карта +7 917 866-07-67 телефон номеры беркетелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү