Үз илемдә – үз телем | «ВТ» газетасының махсус проекты | Мараковлар гаиләсе

Мараковлар гаиләсе белән очрашуны 1 ай көттек. Без шалтыратканда, кече киленнәре Гөлназның икенче бәби табар чагы җиткән иде. Кечкенә Самирны өйгә алып кайттылар дигәндә, иң олы оныклары Исламның Краснодар өлкәсенең Туапсе шәһәренә ярышка китәсе булды. Әле очрашу турында сүз куешканда ук бу гаиләнең бердәмлегенә, ирләрне хөрмәт итеп, ата-ананы олылап яшәүләренә сокландым. Үзләрен барып күргәч, чын татар гаиләсе Мараковлар кебек була икән, дигән фикергә килдек. Көрәшче егетләр тәрбияләп үстергән гаилә белән тату яшәү серләре, туганлык җепләре, туган телгә мөнәсәбәт, гореф-гадәтләрне саклау, бала тәрбияләү, чын ир-атлар үстерү турында сөйләштек.

Гаилә ул – …

Рамил Мараков (ул, ир, әти, каената, дәү әти, бабай): 

…бердәмлек.

Филия Маракова (килен, хатын, әни, каенана, дәү әни): 

…бәхет.

Гәүһәр Маракова (әни, каенана, әби):

…балалар игелеге.

Илдар Мараков (ул, ир, әти, онык):

…туганлык җепләренең нык булуы.

Лилия Маракова (хатын, килен, әни):

…зур кораб.

Раил Мараков (ул, ир, әти):

…татулык.

Гөлназ Маракова (хатын, килен, әни):

…ярату һәм тугрылык.

Ислам Мараков, 13 яшь (ул, онык):

…җылы өй.

Ильяс Мараков, 10 яшь (ул, онык):

…дус яшәү.

Раян Мараков, 4 яшь (ул, онык):

…әти, әни, мин, энем.

ТӘРБИЯ

Теләчедә гомер итүче Мараковлар фамилиясе милли көрәш яратучыларга таныш. Баһадирдай ике егет үстергән Рамил абыйның әтисе Илдархан абый көрәшче булган. Комбайнда эшләгәндә ток сугып, 27 яшендә һәлак була ул. Рамил абый 4 яшендә әтисез кала.

– Без – Саба районының Мамалай авылында туып үскән кешеләр. Филия дә, мин дә бер мәктәптә укыдык. Авылга кайтып йөрергә җайлырак булсын дип, Теләчегә килеп тормыш кордык, – дип сөйли Рамил абый.

Алар Филия апа белән 38 ел бергә яшиләр. Ике ул – Илдар белән Раилгә гомер бирәләр. Ә хәзер өйләре тулы ир онык. Әле менә иң кечеләре Самирга 1 ай гына.

– Малайлар туу – минем кабул булган теләгемдер ул. Печән чапканда, ташыганда, их, малайларым булса иде, дия торган идем. Малайларның да уллары булсын, дип теләдем. Эшкә ярдәм итәр өчен ир бала кирәк бит, – ди Филия апа. – Без балаларыбызны эш белән тәрбияләп үстердек. Икесенә дә эшне бүлеп китәр идек. Без кайтканчы, бөтен эшне эшләп куярлар иде. Кечкенәдән, миңа ияреп, комбайнда эшләделәр. Техниканы да беләләр. Шөкер, улларыбыз бүген рәхмәт кенә укый. Кешене хезмәт КЕШЕ итә. Оныкларга да шундый тәрбия бездә. Эшләп үсәләр. Кул арасына керә башладылар инде.

Филия апа белән Рамил абый күпләп мал тота. Үзләренең пай җирләре бар. Печән дә әзерлиләр. Әле менә без килгән көнне генә малларны олы онык Ислам белән бергә караганнар. Бабалары сөендерә дә белә сабыйларны. Гел тәмле күтәнәчләр белән сыйлап тора икән. Әле алай гынамы, Исламның туган көненә бозау бүләк иткән. Хәзер Ислам шуны үзе карап үстерә икән. Зур үгез булгач, сатмакчылар.

– Безнең балалар бертуганнар кебек үсә.. Абый-энем дип кенә торалар, – ди Илдар.

Алар үзләре дә энесе Раил белән бик якын дуслар. Тормышта та бер юлдан бара кебек алар. Иң элек икесе дә комбайнда эшләгән. Әтиләре улларын әнә шулай эшкә өйрәткән. Аннары инде көрәшә башлаганнар. Раил Мараков әле узган ел гына «Ватаным Татарстан» оештырган Муса Җәлил бәйгесендә икенче урынны яулады. Егетләрнең алган медальләре капчыкка сыярлык. Рамил абый әйтүенчә, Сабантуйларда көрәшеп алган тәкәләре дә бер авыл көтүе кадәр булган. Уллары тәкәләрне ташып кына торган.

– Җиңеп, машина да алып кайткан булды. Мин әле дә көрәшәм, – ди Раил.

Илдар да җәрәхәт алгач кына көрәшүдән туктаган.

– Иң истә калган җиңүем Саба районының Бигәнәй Сабан туенда булды. 2000 нче еллар иде ул. Минем өчен анда бөтен авыл халкы сөенгән иде, – ди Илдар.

Көрәшче егетләр – бүген җирле үзидарә башлыклары. Илдар – Теләче авыл җирлеген, Раил Иске Җөрине җитәкли. Кеше белән эшләү дә көрәш мәйданындагы бил алышудан ким түгел. Монда сабырлык та, вакытында уртак тел табу да, сүзеңнең үтемле булуы һәм башкалар проблемасын хәл итә белү дә кирәк.

– Төрле чаклар була. Әмма авыл халкына рәхмәтлемен. Бер-береңне аңлап эшләгәндә генә күңел дә тыныч була, эшкә дә барасы килә, – ди Раил.

Илдар да, Раил дә, эштән өйгә сөенеп кайтабыз, ди. Иң рәхәт урын – гаиләң янында, ди алар.

Икесенә дә бер дигән кызлар насыйп булган. Олы киленнәре Лилия дә, кечесе Гөлназ да, ирләребезне аңлап яшибез, диләр. Иң кирәге менә шул да!

– Бик яхшы гаиләгә килен булып килдек. Казаклар авылыныкы мин. Әтием иртә вафат булгач, иремнең гаиләсенә килеп, әтиле булдым. Ул хисләрне аңлатып та булмый. Әнигә дә, әтигә дә бик зур рәхмәт. Алар улларын хатын-кызны хөрмәт итә торган итеп үстергән, – ди Лилия. – Килендәшем Гөлназга рәхмәтлемен. Күңеле киң аның. Минем балаларымны яратып торуына сөенеп туя алмыйм. Аның уллары миңа үземнеке кебек.

Филия апа исә, киленнәремне яратам, ди. Ике киленнең Филия апага булган карашыннан ук җылылык бөркелә. Уллары өйләнгәч, икесе дә бишәр ел төп йортта яши.  Әти-әни йортыннан еракка китми алар, күрше урамнарда гына яшәп яталар.

– Балаларның бәхетле яшәүләрен күрүдән дә рәхәте юк. Аллаһы Тәгалә барыбызга да тигез гомер бирсен, – ди Филия апа. Ул үзе дә – килен кеше. 86 яшьлек каенанасы Гәүһәр апа Мамалайда яши. Рамил абый көн дә барып, хәлен белеп тора, кунакка да алып киләләр икән.

– Без бөтен гамәлебез белән балаларга үрнәк. Берсен дә син болай ит дип өйрәтеп булмый. Алар сине күрә, шуны кабатлый. Матур картлык теләсәң, балаң белән дус, сердәшче бул. Бездә серләр юк. Өч гаилә бердәм, тату яшәп ятабыз. Бары – бергә, югы – уртак. Яшәү яме – балалар белән. Киленнәребез дә кызлар кебек. Гел шулай аңлашып яшәсәк иде, – ди Рамил абый.

РУХ

Мараковлар, һәр кичне очрашабыз, диләр. Алар шуңа өйрәнгән. Әтиләре – улларым дип, әниләре киленнәрем дип өзелеп тора.

– Нинди эшкә тотынсак та, әти белән киңәшәбез. Ахыргы сүзне ул әйтә. Без аны тыңлап өйрәнгән. Ул беркайчан да ялгышмый. Дәүләт эшенә куйгач та, нишлик икән, дидек. «Мин сезгә ышанам», – диде әти. Көрәшеп йөргәндә дә без кайда, алар шунда булды. Әти-әни җылысын тоеп яшибез, – ди Илдар.

Үзләре генә түгел, инде уллары да дус-тату булып үсеп килә. Бердәмлектә – көч, ди алар. Илдарның ике улы Раилнекеләрне кулыннан да төшерми.

– Без һәр елны Яңа ел бәйрәменә төп йортка җыелабыз. Аннары инде бер-беребезгә кунакка йөрибез. Татулыкка ни җитә?! Алга таба да матур итеп яши алсак иде, – ди Лилия.

ТЕЛ

4 яшьлек Раян, без килә дип, шигырь ятлап куйган. Кечкенә булса да, абыйлары хәреф өйрәтә башлаган үзенә. Ислам да, Ильяс та гел «бишле»гә генә укый. Заман чире кермәгән әле алар өенә. Малайлар саф татарча сөйләшә.

– Нәселебез өчен күңелебез тыныч. Тел бетәр дип курыкмыйбыз. Оныклар әтиләре юлыннан бара, көрәшеп йөриләр. Телне дә сакларлар, милләтне дә, гореф-гадәтләрне дә. Мин аларга ышанам, – ди Рамил абый. –Мараков фамилиясе русча түгел ул. Авыл советында Мөбарәк бабайны Маракка әйләндергәннәр. Улларым тугач, аларны әти исеме белән Илдарханов итмәкче идем, рөхсәт итмәделәр. Хикмәт фамилиядә түгел, күңелеңдә!

Оныклар бар җирдә дә актив. Төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашалар. Мараковлар үзләре дә «Без тарихта эзлебез» республика бәйгесендә катнашып, 2 нче урын алган.

– Без гел татарча гына сөйләшәбез. Улларыбыз рус телен дә яхшы белә, инглизчә дә өйрәнәләр. Һәр милләт үз телен гаиләдә өйрәнергә тиеш дип саныйм. Бары тик әти-әни тәрбиясе аша гына телгә мәхәббәт уятып була. Бала үз теленең матурлыгын аңлап үсәргә тиеш., – ди Илдар.

Мараковлар театр-концертларга да еш йөри. Лилия районда узган чараларда матур итеп җырлый да икән әле.  Әнә шулай, туган телгә мәхәббәтне җыр аша да тәрбияли алар. Гөлназ исә улларына татар китаплары укый.  Кечкенә Раян Абдулла Алиш шигырьләрен матур итеп сөйли, өйләрендә дә татар җыры яңгырый аларның.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү